Мероприятие посвященное памяти Габдуллы Тукая

Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукайны искә алу мәрасиме үтте. Анда мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, иганәчеләр шурасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид әфәнде Мифтахов белән бергә мөгаллимнәр һәм шәкертләр дә катнашты.

Чара башланыр алдыннар мәдрәсә әһелләре безнең уку йорты остазлары, күренекле имамнар, җәмәгать эшлеклеләре каберләренә туктап дога кылдылар. Шулай ук безнең мәдрәсәбез урнашкан Ал мәчет бинасын революциягә кадәр реконструкцияләүдә катнашкан Мөхәммәтсафа Мөхәммәтсадыйк бине Галикәевның (1919 нчы елда вафат) кабере табылды. Габдулла Тукайга җеназа намазын укыган Мөхәммәд-Зариф Хөсәен Әмирханның (1853-1921), Әл Хаҗи Габдулла Карый Самигулла улы Набиулланың (1872-1942) каберен зиярәт кылу оештырылды. Шулай ук шәкертләргә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәселеннән, Кораеш кабиләсеннән булган затның (1864 нче елда вафат) каберташы күрсәтелде.

Ильяс хәзрәт шәкертләргә Тукайны соңгы юлга озатканда катнашкан һәм җеназасын укыган имамнар турында сөйләде. «Тукайның җеназа мөрасиме кебек зур җеназа мәрасимен Казанда, белмим, кайчан да булса бер татар күрдеме икән?», - диеп язды заманында Җ.Вәлиди. Габдулла Тукайга Юнысов мәйданында Мөхәммәд-Зариф хәзрәт Әмирхани тарафыннан җеназа укыла. Җеназа соңында табут башта имамнардан күтәртелә. Алар арасында Мөхәммәд-Зариф хәзрәт Әмирхани, Галимҗан хәзрәт Баруди, Ибраһим хәзрәт Халитов, Салихҗан хәзрәт Галиев, Әхмәтҗан хәзрәт Мостафа була. Күмү эше тәмам булгач, Мөхәммәд-Зариф хәзрәт “Тәбарәк” укып дога кылына, аннан соң Касыйм хәзрәт мәрхүмнең “Васыятем” дигән шигырен укый. 

Бөек шагыйрьне искә алырга татар җәмәгатьчелегенең иң асыл вәкилләре килгән иде. Яңа татар бистәсе зиратына Тукайны искә алырга килүчеләр өчен автобуслар оештырылган иде - Татарстан Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Г.Камал театры яныннан автобуслар килде.

Габдулла Тукайны искә алу чарасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары – Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һәм Зиннур Мансуровлар чыгыш ясады.

“Тукай үзе белән күпмедер дәрәҗәдә дөньяның яктысын, җылысын алып китте. Әмма ул безнең йөрәкләрне дәртләндереп типтерә торган энергия калдырып китте. Безне шул энергия яктырта да, җылыта да”, - дип бөтен шагыйрьләр исеменнән әйтте Ренат Харис Казанның Яңа татар бистәсендәге бөек шагыйрь Габдулла Тукайның кабере янындагы мәрасимдә. 

Әзһәр Шакиров “Милләт чын даһиларын күргәннән соң гына үзенең милләт булуын тоя. Тукай милләтне һаман алга алып бара”, - ди ассысызклады. Роберт Миңнуллин шигъри сүзгә тугры калып, үз фикерен Тукайга багышланган шигыре белән җиткерде: “Татар яшәсен дисәгез Тукайны онытмагыз...” 

Зиннур Мансуров Тукай турында әле аз белүебезне искәртте: “Без аны милли символыбыз итеп алганбыз икән, без аның турында бөтенесен белергә тиешбез”, - диде.

Чыгышларны йомгаклап, Тукай кабере янында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләре укып, аны атаклы шагыйребез рухына багышлады.