Для слабовидящих

Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин Хөсәен Фәезханов каберен зиярәт итте

Олы игътибарыбызга лаек булган галимебезнең туган ягы Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылы.

Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншинның  бу дәгъвәти сәфәрен Түбән Новгород өлкәсе татар эшмәкәрләре, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының  Диния нәзарәте һәм Х.Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты оештырды. Татарстан кунакларын Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров каршы алды һәм башка милли җанлы затлар озатып йөрде.

Сафаҗәй авылының тарихы бик зур. XX гасыр башында авылда биш мең тирәсе кеше яшәгән, сигез мәчет исәпләнгән. Сафаҗәйнең 558 еллык тарихы бар. 1817 елда авылда беренче мәктәп-мәдрәсә ачалар.  Иң мөһиме - Сафаҗәй ул олы игътибарга лаек булган шәхесебезнең, имам һәм галим Хөсәен Фәезханов хәзрәтләренең туган авылы. Русиядә яшәүче мөселман-татарларның иҗтимагый-сәяси һәм дини тормышы өчен аның фәнни хезмәтләренең актуальлеге әле дә бик зур. 2004 елдан бирле өлкәдә Хөсәен Фәезханов исеме белән бәйле “Фәезхан укулары” уздырылып ул  Русиядә ислам һәм дини мирасыбызны өйрәнүгә кагылышлы үткен сорауларны  яктыртучы мәйданчыкка әйләнде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин  авылның биш мәчетендә дә булып, намаз укыдылар, халык белән очраштылар. Җәлил хәзрәт бик теләп мөселманнарның төрле сорауларына җавап бирде, үгет-нәсыйхат итте. Хәзрәтләр Хөсәен Фәезхановның каберен зиярат итеп дога кылдылар. Авылның бер мәчете янында репрессияләргә эләгеп, атып үтерелгән муллалар истәлегенә куелган таш янында да дога кылдылар.

Татарстан кунаклары  түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясадылар. Ильяс хәзрәт чыгыш ясап  үзе җитәкләгән мәдрәсәнең Нижгар төбәге белән тарихи тыгыз элемтәдә торганын бәян итте. 235 ел тарихы булган Якубия мәдрәсәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Нижгар төбәгеннән дә, йөзләгән шәкерт укыган. Ярославль мәчетенең беренче имам-хатыйбы Сергач өязе Атяр авылыннан чыккан Мәхмүт хәзрәт Юсупов Салихҗан хәзрәт  Галиев шәкерте булган. Курмыш өязе Чүмбәли авылының икенче мәчет имамы, алдынгы карашлар белән танылган Хәлимулла Закиров безнең мәдрәсәне тәмамлаган. Мәдинә  авылы имамы, күренекле мәгърифәтче Фатыйх Кәбирев тә Якуб мәдрәсәсендә белем алган.  Танылган мәгърифәтче, Сафаҗәй авылыннан чыгышлы Камиль хәзрәт Хафизов,  заманында  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә гыйлем җыйды һәм  мөгаллим булып эшләде.

Хәзрәт, Хөсәен Фәезхановны остазларга хөрмәт күрсәтү үрнәге дип атады. Ул 1850 елдан Ш. Мәрҗанидә укый һәм  үзенең остазы һәм укытучысы, бөек татар тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанигә гомеренең актык көннәренә кадәр бик итагәть иткән. Х.Фәезханов – мөселман мәгарифен реформалау проекты авторы: «Ислах әл-мөдәррис» хезмәтендә татар мәгърифәтчеләреннән беренче булып Европа мәгарифе алымнарын татар мәгариф системасына кертү зарурлыгы турында нәтиҗә ясый, дин нигезләрен дөньяви фәннәр белән бергә укытуны тәкъдим итә. Аның вафатынннан соң Шиһаб хәзрәт “Хөсәен бине Фәезхан гүзәл холыклы, саф күңелле, дөрес аңлы, тирән акыллы, олы һиммәтле, һәр эштә дикъкатьле, фазыйләтле, күп уйлаучы, оста язучы, зур галим иде”, - дип язды.

“Танылган мәгърифәтченең иҗат юлы, хезмәтләре безнең өчен үрнәк. Шәкертәребезне аның кебек затлар мисалында тәрбиялибез”, - дип ассызыклады хәзрәт үзенең чыгышында.

«Бер күрешү үзе бер гомер», - ди халкыбыз мәкале. Нижгар мөселманнары белән очрашу-күрешүләр дә бик эчтәлекле вә тәэсирле булды. Түбән Новгород  ягында булган очрашуларда ислам мәгарифе, гаиләдә бала тәрбияләү, мөселман мәхәлләсенең үсеш вә тормыш алып бару үзенчәлекләре, татарлар арасында демография, гражданнар җәмгыяте мәсьәләләре күтәрелде. Төрле темаларга багышланган әңгәмәләр, тулы канлы фикер алмашу мәйданчыгына әйләнде. Барысы да бу очрашып сөйләшүләрдән кәнәгать калды.