Для слабовидящих

Мәдрәсәдә, җомга намазыннан соң, 2021 елга йомгак ясалды

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт узган елга нәтиҗә ясап,  мәхәллә халкы һәм мәдрәсә коллективы алдында исәп-хисап тотты. Уку йортында һәм мәхәлләдә узган чаралар, башкарылган эшләр турында сөйләде, алдагы планнарны бәян итте.  Ильяс хәзрәт  Бөтенруссия һәм Татарстан күләмендә узган конкурсларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүче булган, алдынгы урыннар алган шәкертләрне атап киттте, аларга тырышлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде.  Шулай ук  остазлар Коръән хәтем кылу буенча булган уңышларны  бәян итте.

Бер көн элек кенә мәдрәсәбездә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле хезмәте буенча бәйге узган иде. Башта ул язма рәвештә, аннан соң  әңгәмә төсендә узды. Бәйге сораулары гакыйдә (иман шартлары), ислам нигезләре (намаз, ураза, зәкят, хаҗ), мөселман бәйрәмнәре һәм мөбарәк кичәләр турындагы сораулардан гыйбарәт булды.

Әхмәтһади Максуди – атаклы татар галиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Шунысы кызыклы, 1907 елда ул безнең мәдрәсәдә дә ("Якубия"),, беренче Бөтенруссия мөгаллимнәре курсларында дәресләр биргән. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. «Гыйбадәте исламия» китабы - аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе. Бу китап Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән танышыра. Шулай ук анда еш кулланыла торган догалар, ислам бәйрәмнәре, мөбарак көннәр һәм кичәләр турында язылган. “Гыйбадәте исламия” һәр татар мөселманының өстәл китабы булырга тиеш.

Җомга көнне узган бәйгегә нәтиҗә ясалды, алдынгы урыннарны алган шәкертләр билгеләнде. Беренче урынны  иң күп балл җыеп икенче курс шәкерте Бикбаев Мөхәммәт  алды. Ул заманча компьютер белән бүләкләнде. Икенче урынны, берничә генә баллга калышып, икенче курс шәкерте Ильнур  Вафин яулады. Аңарга бүләк итеп мультимедиа сәгать бирелде.  Өченче урынны алган өченче курс шәкерте Йосыф Гыйбадуллинга электрон гадңет бүләк ителде. Бөйгедә катнашкан һәрбер шәкерткә  китаплар бүләк ителде.

Көндезге бүлек шәкертләре хәзер тәтъбик урыннарына таралыша, ә алар урынынын читтән торып уку бүлеге шәкертләре ала. Күркәм елны йомгаклау, Коръән укып, уку йортыбызга, ил-көнебезгә уңышлар, имилек теләп, дога кылып тәмамланды.