Для слабовидящих

Безнең шәкертләр татар вәгазьчеләре бәйгесендә алдынгы урыннарны яуладылар

Җөмәдәл-әүвәл аеның 18нче көнендә (22нче декабрьдә), Татарстан мөфтияте тарафыннан төбәкара “Оста вәгазьче” бәйгесе үткәрелде.

30-45 яшьлек ирләр арасында Илнур Вафинга тиңнәр табылмады.  18-30 яшьлек егетләр арасында өченче урынны Мөхәммәт Бикбаев алды.

Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан оештырылды. Оештыручылар әлеге бәйге ярдәмендә татарлар, аеруча яшьләр арасында иң оста вәгазьчеләрне ачыклады. Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2021 ел дәвамында гамәлгә ашырылган, оештырылган әлеге чарада жюри хатын-кызларны һәм ир-атларны аерым бәяләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашу өчен имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр кабул ителмәде. Быелгы бәйге чит илләрдә яшәүче татарларда да кызыксыну уятты: мисал өчен, Азәрбайҗан Республикасыннан Марат Нарбеков дистанцион рәвештә “имтихан тотты”.

Бәйгене ачып җибәреп, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды.

Аннары катнашучыларны бәйгенең шартлары һәм жюри әгъзалары белән таныштырдылар. Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә жюрины сәнгатьле сөйләм буенча танылган белгеч, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев, “Хозур” нәшрият йорты мөхәррире Ленар Хамматов, Нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиев тәшкил итте.

Көн дәвамында жюри Нәзарәтнең конференцияләр залында һәм Галиев мәчетендә барлыгы 50-гә якын катнашучының чыгышын тыңлады.

Хөкемдарлар аларны 5 критерий буенча бәяләде. Аерым алганда, оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителгән темага, сайланган стильгә, жанрга туры килү, 5-7 минут эчендә теманы ача белүгә, сөйләмнең һәм телнең байлыгы, матурлыгы һәм дөреслегенә, сөйләм темпы һәм интонациясенә, аудитория белән элемтә тота белүгә игътибар итте. Җиңүчеләр 18-30 һәм 30-45 яшь яшь төркемнәре арасында ачыкланды.

Жюри вәкилләре озак кына киңәшкәннән соң нәтиҗәләр игълан итте. 18-30 яшьлек егетләр арасында беренче урынны Ислам Лотфуллин яулады. Ул бәйгедә Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев тәкъдиме белән катнашырга ният иткән. Аңа 25 яшь, Казанда яши, РИИның икътисад бүлеген тәмамлаган, хәзер висцераль белгеч (сөлек белән дәвалаучы) булып эшли. Ислам “Заман һәм мөселман гаиләсе” темасына вәгазь сөйләде. “Хәзерге замана проблемасы – ул бәхетсезлек. Кеше үз бәхетен байлыкта һ.б. эзли. Бактың исә, бәхет ул – синең күңелең белән Аллаһы арасында булган элемтә. Бу элемтәнең якын булуын сизгән кеше үзен бәхетле дип саный ала. Шушы бәхетне кеше үзенең гаиләсенә дә ала. Бәхетсез булган кеше гаиләсен дә бәхетле итә алмый”, – дип сөйләде ул.

18-30 яшьлекләр арасында икенче урынны Казаннан Тимерхан Шәйхетдинов, өченчене Мөхәммәт Бикбаев алды.

30-45 яшьлек ирләр арасында Лаеш районыннан килгән Илнур Вафинга тиңнәр табылмады. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә белем ала, аңа 35 яшь, хәзерге вакытта күчемсез милек өлкәсендә генераль директор булып эшли. Илнур “Хәзерге заман технологияләре мөселманнар өчен: тулысынча файда яки тулысынча зыян” темасына вәгазь сөйләде. Ул вәгазь сөйләргә мәдрәсәдә өйрәнүен, шәкертләрнең җомга вәгазьләре сөйләп әзерләнүләрен билгеләп үтте. “Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин күп вәгазьләрне үзе тыңлап, җомгага чыгара. Бу бәйге өчен актуаль теманы сайлап алдым. Ул яшьләребез өчен кызыклы. Заман технологияләреннән хәзер аерылу мөмкин түгел. Бу теманы кузгатканнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт!” – диде ул.

30-45 яшьлекләр арасында икенче урынны Буадан килгән Марат Хәйбуллин, өченчене Рәис Нигъмәтҗанов алды.

Оста вәгазьче кызлар һәм урта яшьтәге ханымнар башкалабызның Галиев мәчетенә җыелды. Алар арасында Татарстан Нәзарәтенең башка проектларында һәм акцияләрендә катнашучы яшьләр дә байтак иде. Бәйгедә катнашырга теләүче кызлар арасында 14 яшьлекләр дә бар иде. Искәрмә рәвешендә аларга да катнашу мөмкинлеге бирелде.

Бәйгедә Казаннан, республикабызның Яшел Үзән, Питрәч, Буа, Мөслим, Балык Бистәсе, Алабуга шәһәр һәм районнарыннан һәм онлайн-форматта вәгазьчеләр катнашты. Мисал өчен, Мәскәүдән Наилә Исхакова үзенең “Әйләнә-тирә мохитне саклау – фарыз гамәл” темасына вәгазе белән Zoom платформасы аша чыгыш ясады. Аларның осталыгын Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, "Мәрьям мәркәзе" үзәге җитәкчесе Мәрьям ханым Зәбирова, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты мөхәррире Гөлназ Ситдыйкова, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Венера Гарипова-Хәсәншина кергән жюри бәяләде.

Бәйгене оештыручы, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, мөслимәләрне сәламләп, әлеге бәйгенең максаты – халкыбыз арасында үз фикерен әдәби татар телендә дөрес итеп халыкка ирештерә белүче кешеләрне барлау икәнлеген дип билгеләп үтте. Ул быел үткәрелгән “Оста вәгазьче” бәйгесендә катнашучыларның төрле яшьтә булуын, һәркемгә үз фикерен белдерү мөмкинлеге бирелүен хәбәр итте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мөслимәләр бүгенге көндә көнүзәк булган “Туган тел – Аллаһтан әманәт”, “Заманча технолдогияләр: безгә файдамы, зыянмы?”, “Куллану җәмгыятенең” көнбатыш моделенә исламча караш”, “Заман һәм мөселман гаиләсе” кебек темаларны үзенчә ачарга, проблемаларны билгеләргә һәм аларны чишү юлларын күрсәтергә тырышты, аларга карата үз фикерен белдерде. Мөслимәләр вәгазьләрен әзерләүгә бик җитди килгән: вәгазьләр эчтәлекле, Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән баетылып, татарның Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек дин галимнәре һәм фикер ияләренең гыйбарәләре, дини мирастан, тормыштан мисаллар белән үреп бирелгән, хәтта үзләре язган шигырьләрен дә вәгазьгә кертеп җибәрүчеләр бар иде.

Мөслимәләр арасында туган телне саклауга, мөселман гаиләсен коруга һәм заманча технологияләрне куллануга багышланган, яңалыкка омтылган кызыклы вәгазьләрне сөйләргә алынучылар күп иде. Әлеге вәгазьләрдә теманы төрле яклап ачарга омтылу, проблеманы Ислам яссылыгында да, дөньяви күзлектән чыгап бәяләргә омтылу да сизелде. Һәм иң мөһиме – әлеге темаларны гамәли яктан ачу бәйгегә килгән һәр мөслимә өчен файдалы булды. Беренчеләре вәгазь сөйләсә, икенчеләре тыңлап утырды. Мәсәлән, мөслимәләр заманча технологияләрне куллануга багышланган вәгазьләрдә заманча гаджетларны Ислам кыйммәтләрен тарату, гыйлем бирү, шул исәптән, онлайн курслар оештыру максатыннан куллануның файдасын билгеләп үтте.

Мөслимәләрнең вәгазьләрен бәяләгәндә, жюри тәкъдим ителгән темага, сайланган стильгә һәм жанрга туры килү, теманы чикләнгән вакыт эчендә ача белү, сөйләмнең һәм телнең байлыгы, матурлыгы һәм дөреслеге, сөйләм темпы һәм интонациясе (сөйләм тизлеге, логик акцентлар, тонның күтәрелүе һәм түбәнәюе, пауза), аудитория белән эшләү кебек моментларга игътибар итте.

Шулай итеп, 14-30 яшьлек мөслимәләр арасында I-III урыннарны түбәндәгеләр яулады.

1 урын. Илзирә Мөхәммәтҗанова (Татарстан, Алабуга)

2 урын. Айзилә Әхмәдуллова (Татарстан, Буа)

3 урын. Илүзә Корманова (Казан).

        30-45 яшьлек мөслимәләр арасында I-III урыннарны түбәндәгеләр яулады.

 1 урын. Гөлгенә Шәрәфетдинова (Казан).

 2 урын. Илмира Нуруллина (Татарстан, Яшел Үзән).

 3 урын. Гөлнара Тимербулатова (Казан).

Бәйгедә призлы урын яулаучыларга ноутбук, телефон һәм павербанк бүләк ителде.