Для слабовидящих

Мәдрәсәнең умартачылык мәйданында ачык дәрес узды

Бүген мәдрәсәнең кортчылык мәйданында умартачылык буенча зур белгеч Хәлиулла хаҗи Мәхсүмов шәкертләргә дәрес бирде. Дәресне умарта кортларын төрле чирләрдән саклау ысулларын аңлатып һәм кышлыкка хәзерлек тәртибен күрсәтеп аңлатып китте.

Мәдрәсәдә умартачылык белгечләре әзерләү 2000 елдан башланды. Шул елны Кама Тамагы районындагы 72 нче һөнәр училищесы белән килешү төзелде. Шәкертләр умартачылык курсында ике ел шөгыльләнгәннән соң умартачылыкка тәтбикъ, ягъни гамәли дәресләргә озатыла иде. Монда инде килеп-китү генә түгел, ә берничә ай дәвамында бал кортлары белән бергә «яшиләр». Умарта аеру, бал җыю-суырту эшләренә тәмам төшенеп бетәләр. Әнә шул практиканы уңышлы үтә алса, аларга белгечлек дипломы бирелә. 2005 елда шәкертләргә беренче дипломнарны тапшырдык. Соңрак мәдрәсәнең үз умартачылыгы барлыкка килде.

Мәдрәсәдә төп умартачылык дәресләрен Тимур хәзрәт Ибраһимов алып бара. Хәлиулла хаҗи Мәхсүмов кебек осталар да килеп мастер класс биреп китәләр. Мәдрәсәдә умартачылыкка багышланган класс бар. Бөтен мәгълүматны алып була. Умарта оясы, киемнәре, төрле-төрле эш кораллары, умарта кортының ничек итеп кәрәз ясавына кадәр күрергә мөмкин. Шушы вакыт эчендә йөзгә якын шәкерткә умартачы белгечлеге дипломы тапшырылды. Биектау, Кайбыч, Апас районнары, Мордовия республикасы, Ульяновск өлкәләреннән килеп укып киткән шәкертләрнең бүген үз умарталыклары бар. Әбү Хәнифә мәсхәбе буенча алар мәдрәсәгә гошер дә чыгаралар.