Мәдрәсәдә “Экстремизмга – юк!” исемле дәрес узды

В медресе прошел открытый урок "Нет экстремизму!".
Татарстанның барлык дини уку йортларында “Экстремизмга – юк!” исемле ачык дәресләр узды. Шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында лекцияләрне мәдрәсә мөгаллимнөре укыды.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ачык дәресне әйдәп баручы мөгаллимнәр уздырды. Бу дәрестә барлык көндезге бүлек шәкертләре катнашты. Остазлар күп милләт һәм дин вәкилләре гомер кичергән җәмгыятьтә имин, тату яшәүнең мөһимлегенә тукталдылар. Дәрестә алар Россиядә тыелган оешмаларга, агымнарга тукталдылар һәм шәкертләрне алардан ерак булырга, тыелган китапларны укымаска һәм аларга иярмәскә чакырдылар.
Бүгенге көндә республикабызда экстремистик һәм радикаль күренешләрне кисәтү, конфессияара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, әдәп, әхлак, дин тәрбиясе юнәлешендә эш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуы турында ассызыклап әйтелде.
Ачык дәрес барышында экстремизм күренешләренә каршы тору өчен яшьләрнең традицион рухи кыйммәтләрдән читләшмәүләре мәсьәләсе каралды, сабыр булуның, һәр нәрсәдә урталыкны саклау, белем алырга омтылуның әһәмияте җиткерелде, әлеге мәгълүматлар Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре һәм нәсыйхәтләре белән ныгытылды.
Дәрестә катнашучыларга ассызыклап остазлар, әгәр дә дини-әхлакый нигезләр үз вакытында җиткерелмәсә, кирәкмәс мәгълүматлар яшьләрнең төрле секталарга, идеологик хәрәкәтләргә кереп китүенә тагы бер этәргеч булачак, дигән фикер белән тәмамладылар.