Беренче курс шәкертләре мөхтәрәм остазларның каберләрен зиярат иттеләр

Шакирды первого курса медресе посетили могилы видных наставников в Новотатарском кладбище города Казани

Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә әһелләренең күркәм гадәте бар. Яңа уку елы башланганда, беренче курс шәкертләре, мөхтәрәм остазларның Яңа Татар бистәсе зиратында урнашкан каберләрен зиярат итәләр.  


Быел да аларны мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт зиярат итәргә алып барды. Бу юлы искә алырга килүчеләр – шәкертләр һәм мөгаллимнәр яд итүне Габделхак Саматов кабереннән башладылар. Мәрҗани мәчете имамы, ТР Диния нәзарәтенең Баш казые булып торганда ихласлыгы, риясызлыгы, дин юлындагы фидакарьлеге белән танылды, безнең мәдрәсәне оештыручыларның берсе булды.


Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Каюм Насыйри, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең дә баш очларында Коръән аятьләре укып, дога кылып мәшһүр остазларыбызның, галимнәребезнең, хәйриячеләребезнең рухлары алдында баш иделәр бүген шәкертләр. Күренекле татар зыялыларын да искә алдык. Габдулла Тукай, Туфан ага Миңнуллин, Шамил ага Зиннуров, Миркасыйм ага Госманов  каберләре янында тукталып аларны җылы итеп искә төшердек, дога кылдык.

Шәкертләрнең барысы да диярлек бу зираттта беренче булулары. Алар бүген Ильяс хәзрәттән зиярәт итү тәртипләре буенча дәрес тә алды.