Мәдрәсәдә яңа уку елы гадәттәгенчә, мөгаллимнәрнең шәкертләр һәм аларның ата-аналары белән очрашудан башланды

Новый учебный год в медресе начался с традиционной встречи руководителей и преподавателей медресе с шакирдами и их родителями.

Татарстанның мөселман уку йортларында Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар, дәресләр узды. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе  дә көндезге бүлектә укучы шәкертләрне каршы алды. Алар арасында беренче курсның көндезге бүлегенә кабул ителгән 12 шәкерт тә бар. Алар, Татарстан районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, мәхәлләләреннән юллама вә фатыйха алып, килгән укучылар.

Мәдрәсә яңа уку елына әзер. Җәй көнендә тиешле төзекләндерү эшләре башкарылды, өстәмә җиһазлар алынды. Елдагыча бу эшләрне башарырга мәдрәсә иганәчеләре ярдәм итте.

Тантаналы беренче дәрестә шәкертләр, аларның ата-аналары, мөгаллимнәр катнашты. Белем көне Коръән укып, хәерле вә нәтиҗәле уку еллары теләп дога кылып башланды.  Аннан соң мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Аяз хәзрәт, мөгаллимнәр Равиль хәзрәт, Хәйдәр хәзрәт, Азат хәзрәт, Зөлфәт хәзрәт шәкертләрне тормышларының яңа этабы башлануы белән котладылар, үгет-нәсыйхәт бирделәр, мәдрәсәдә уку тәртипләре белән таныштырдылар. Очрашудан соң, мөгаллимнәр дога кылып шәкертләрне беренче дәресләргә озаттылар.