Музей медресе получил в дар старый надмогильный камень Габдуллы Тукая

Ильяс хазрат встретился с начальником управления организации ритуальных услуг исполкома Казани Маратом Адгамовичем Ишкиным. Он попросил передать в дар музею старый надгробный камень, который ранее находился на могиле Габдуллы Тукая и сейчас хранится в мастерской кладбища   Ново-Татарской слободы.

Мәдрәсә әһелләре инде 25 елдан артык Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташларын өйрәнү һәм яңадан торгызу белән шөгыльләнә. Соңгы елларда бөтен татар дөньясына билгеле булган мәдәният эшлеклеләре, руханилар җирләнгән урыннар табылды һәм кабер ташлары торгызылды, каберләрне зыярәт итү маршрутлары эшләнде. Бу эшкә мәдрәсә шәкертләре һәм яшь мөгаллимнәр, татар галимнәре дә  актив җәлеп ителә. Кайбер иске кабер ташлары үрнәкләре, милли эпитафия һәм эпиграфия үрнәкләре буларак, мәдрәсәнең инде 10 елдан артык эшли торган милли көнкүреш һәм дини белем бирү тарихы музеенда урнаштырылды.

Шуңа бәйле рәвештә, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт  Казан шәһәре Башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр оештыру буенча Идарә башлыгы Марат Әдһәм улы Ишкинга мөрәҗәгат хаты белән чыкты. Ул музейга элек Габдулла Тукай каберендә урнашкан һәм хәзер Яңа Татар бистәсе зираты остаханәсендә саклана торган иске кабер ташын бүләк итүне  сорады.  Марат Ишкин мәдрәсәдән килгән хатны карау йөзеннән Ильяс хәзрәт һәм  бу эшләрне әйдәп баручы  остазыбыз Роберт хәзрәт белән очрашты. Алар башта Яңа Татар бистәсе зиратында булдылар, бергәләп эшләү планнарын кордылар. Аннан соң Марат Әдһәм улы мәдрәсә белән танышты: китапханәне, уку сыйныфларын һәм музейны карады. Ильяс хәзрәт, музейда сакланучы,  иске кабер ташлары үрнәкләрен күрсәтте һәм аларның уку барышында шәкертләрне иске татар язуын укырга өйрәткәндә куллану турында сөйләде.

Марат әфәнде Габдулла Тукайның иске кабер ташын мәдрәсә музеена бирү турында карар итте. Бүген бу  тарихи таш мәдрәсәгә китереп җиткерелде. Әлеге реликвия безнең музейда лаеклы урын алачак.