Ильяс-хазрат дал наставления ученикам медресе и проводил их на первые уроки

Мөхәррәм аеның 24 нче көнендә (1 нче сентябрьдә), Татарстанның мөселман уку йортларында Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар, дәресләр узды. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе  дә көндезге бүлектә укучы шәкертләрне каршы алды. Алар арасында беренче курска кабул ителгән  12 шәкерт тә бар. Алар Татарстан районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, мәхәлләләре тарафыннан юллама вә фатыйха алып, килгән укучылар

Тантаналы беренче дәрестә мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, мөгаллимнәр Равиль хәзрәт һәм Хәйдәр хәзрәт шәкертләрне тормышларының яңа этабы башлануы белән котладылар, үгет-нәсыйхат бирделәр, мәдрәсәдә уку тәртипләре белән таныштырдылар.  Очрашудан соң, мөгаллимнәр дога кылып шәкертләрне беренче дәресләргә озаттылар.