Ильяс хәзрәт, Мәчкәрәдә чыгыш ясап, яңа уку елыннан шәҗәрә төзү фән буларак укытыла башлау турында белдерде

Мөхәррәм аеның 17 нче көнендә (25 нче августта), Кукмара районының Мәчкәрә авылында “IV Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Быел укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте һәм “Шәҗәрә – милләтнең тамырлары” темасына багышланды. Конференция эшендә күренекле дин әһелләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, галимнәр, иҗат әһелләре, язучылар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, җыенда катнашучыларны сәламләп һәм тәбрикләп, шәҗәрәнең матди һәм мәгънәви булуын, нәсел шәҗәрәбезне өйрәнүнең әһәмияте һәм безнең гыйлем ягыннан чылбырыбыз (иснад) булырга тиешлеген ассызыклап үтте. “Абдуллаһ ибн Мөбарәк: “Әгәр дә динебездә иснад дигән төшенчә булмаган булса, теләгән һәр кеше нәрсә теләсә сөйләр иде”, – дип әйтә. Без сөйләүчедән: «Нәрсәгә таянып сөйлисең?” – дип сорыйбыз. Шуңа күрә иснад төшенчәсе бик мөһим”, – дип аңлатып үтте мөфти хәзрәт. 

Фәнни җыенда катнашучыларны шулай ук Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, РАЕН академигы, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Киров өлкәсе мөфтиятләре вәкилләре һ.б.  сәламләде. 

Ильяс хәзрәт чыгыш ясап, мәдрәсә  шәкертләренә, практикага киткәндә барган якларын ныклап өйрәнергә, элеккеге булган имам-мөәзиннәрнең, үзләренең  нәсел-нәсәбләрен өйрәнергә кушып җибәрәбез, диеп бәян итте: “Килгәч, алар безнең алда бу темалар буенча имтихан тота, сөйләп бирә. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора. Мәдрәсә музеенда берничә күренекле имамның шәҗәрәсе эленеп тора. Шәкертләр нәсел агачларын төзи, кызыксынулары көчле.  Нәсел агачын - шәҗәрә төзергә өйрәтүне фән буларак мәдрәсәләрнең, мәктәпләрнең укыту программаларына кертү кирәк. Бу эшне мәдрәсәбездә яңа уку елыннан башларга уйлыйбыз ин шәә Аллаһ. Рухи мирасыбызны барлауда эшлекле адымнар ясап,  нәселебезне дәвам итүчеләргә күркәм тәрбия биреп, аларга мирас итеп ата-бабайларның үрнәк гамәлләрен, шәҗәрәләребезне ясап тасвирлап калдыру шарт безгә, җәмәгать”, - диеп белдерде.

“IV Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә шулай ук Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, ТР Милли китапханәсе директорының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев һ.б. чыгыш ясады.

Җыенда Кукмара районы күләмендә гаилә шәҗәрәләрен өйрәнү, кабер ташларын саклауның әһәмияте, яшь буынны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү буенча да чыгышлар яңгырады. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Әлеге документта, аерым алганда, киләсе елга V Мәчкәрә укуларын Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрү, киләсе Мәчкәрә укуларының оештыру комитетын төзү, “IV Мәчкәрә укулары”ның җыентыгын бастыру, Мәчкәрә мәчетенең һәм мәдрәсәсенең тарихын, мирасын өйрәнер өчен галимнәрне һәм белгечләрне җәлеп итү буенча тәкъдимнәр бар.

Бүген конференциягә килүчеләр шулай ук Мәчкәрә авылының борынгы зиратында булды. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Коръән укыды, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Зираттагы ташларны өйрәнү, саклау, реставрацияләү хакында Татарстан Республикасы мөселманнары Кукмара районы мөхтəсибəте каршында «Аксакаллар  шурасы» рəисе, Мəчкəрə  авылы мəчетең имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов сөйләп үтте. 

Биредә 33 ташъязма истәлек саклана. Мәчкәрә авылы татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы бер урын алып тора. Зираттагы ташлар – электәге мәдәнилек, мәгърифәтлелек эчендә узган тормышның көзгесе кебек. Ул ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.

Алга таба кунаклар Мәчкәрә авылының 1791 елда төзелгән, хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре алып барыла торган Беренче Җәмигъ мәчетендә булды, биредә нәфел намазлары укыды. Үтәмешевлар йортын караганнан соң, алар Мәчкәрә авылы урта мәктәбендә район мәктәпләре һәм Кукмара районы музее тарафыннан оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә мәктәп укучылары тарафыннан төзелгән шәҗәрәләр һәм кул эшләре тәкъдим ителде.