10 июль көнне 13-нче Мунчали укулары узды

Чүпрәле районында узучы бу  мәдәни-агарту чарасында мәдрәсә әһелләре актив катнашты

Үз авылынны саклап, киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? Бу сорау һәрбер татар кешесен борчый. Бу яктан мунчалилеләр  зур эш башкара һәм күпләргә үрнәк булып тора.  10нчы июльдә быел да авыл көне-Мунчали укулары оештыру, мәгънәви ягыннан мактауга лаек.

Быелгы “Мунчәли укулары”  “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану” темасына багышланды.   Дини укуларга республикабызнын баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казаннын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессынын Казан бүлеге вәкилләре, Сембер, Чувашстан,Мордовия кунаклары җыелды.

Төп өлеш Татарстанның баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләре белән башланып китте. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә гаиләдә балаларны тәрбияләү мәсьәләсе, ир-ат һәм хатын-кызларның дини мәҗлесләрдә, башка төрле чараларда киенү тәртибе турында сөйләде.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы исеменнән  Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  урынбасары, бәйрәмне оештыручы, шушы авылда туып-үскән Ильмир Измайлов тәбрикләде. Шулай ук тәбрикләү сүзләре белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башкалар чыгыш ясады.

Мунчали укулары 2008-нче елдан бирле уздырылып килә. Быелгы вәгазьләрдә дә динебезне, милләтебезнен мәдәниятен үстерү мәсьәләләре күтәрелде.Һәр авылнын үзенең тырыш уллары була. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән  сәләмнәр һәм "Бердәмлек" медален  Мунчәли авылында туып-үскән, гомерен урман хуҗалыгына багышлаган, соңгы 20 елын Тəтеш урман хуҗалыгын җитәкләгән, “Татарстанның атказанган урманчысы”  Ирфан Измайлович Халитовка Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге  җитәкчесе Фәрит  Мифтахов тапшырды.  Бүләкне тапшырганда ул  ассызыклап: "Татар халкы үзенең тырыш, булдыклы ир-егетләре белән көчле һәм бөек ул. Ирфан абый да шундыйлардан", - дип әйтеп китте.  Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Ирфан ага безнең мәдрәсәдә читтән торып белем ала.

Бәйрәм барышында, мәдәни-агарту чараларын үткәрүдә актив эшчәнлекләре өчен,  Җәлил хәзрәткә һәм Ильяс хәзрәткә  Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

“Мунчәли укулары” дини җырлар, вәгазь сөйләүләргә бай булды. Авыл бәйрәмендә   Татарстаннын халык артисты Мингол ага Галиев тә җирдә яшәүнен мәгънәсен җырлары аша җиткерә алды.

Барлык җыелган халыкка, мәчеткә үтеп, өйлә намазын укырга, аннан корбан ашларыннан авыз итәргә мөмкинлек тудырылды.  Шунысы сөенечле:Мунчали укуларында яшь буын-мәктәп балалары күпләп катнашты. Туган төбәге язмышына битараф булмаган яшьләр күп икән, димәк авылнын киләчәге бар.