1-2 курс шәкертләре умартачылык фәне буенча тәтбикъ үтәләр

Кирәкле күнекмәләрне алар мәдрәсәнең үз умартачылыгында алалар.

Монда шәкертләр умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, бал кортларының бал җыю процессын күзәтәләр, бердәм эшләргә өйрәнәләр. 

Мәдрәсәдә умартачылык дәресләрен Тимур хәзрәт Ибраһимов алып бара. Мәдрәсәдә умартачылыкка багышланган класс бар. Бөтен мәгълүматны алып була. Умарта оясы, киемнәре, төрле-төрле эш кораллары, умарта кортының ничек итеп кәрәз ясавына кадәр күрергә мөмкин. Шәкертләр умартачылык курсында ике ел шөгыльләнгәннән соң умартачылыкка тәтбикъ, ягъни гамәли дәресләр башкаралар. Алар анда умарта аеру, бал җыю-суырту эшләренә тәмам төшенеп бетәләр. Әнә шул практиканы уңышлы үткәч, аларга белгечлек дипломы бирелә.

Мәдрәсәдә умартачылык курсларында укулар 2000 елдан башланды. Шул елны Кама Тамагы районындагы 72 нче һөнәр училищесы белән килешү төзелде. Уку йортыбызда умартачылык белгечләре әзерләнә башлады. Соңрак мәдрәсәнең үз умартачылыгы барлыкка килде.
 

Шушы вакыт эчендә Умартачы» һөнәре буенча мәдрәсәбезнең 100 дән артык шәкерте таныклык алды. Биектау, Кайбыч, Апас районнары, Мордовия республикасы, Ульяновск өлкәләреннән килеп укып киткән шәкертләрнең бүген үз умарталыклары бар. Әбү Хәнифә мәсхәбе буенча алар мәдрәсәгә гошер дә чыгаралар.