Мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Бүген, ягъни 18 нче июнь көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаган 16 шәкерткә дипломнар тапшырылды. Алар арасында күбесе хәзерге вакытта имам, мөгаллим, мәхәллә шурасы әгъзасы булып хезмәт итә. Шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән килгәннәар. Яшьләре 30 дан алып 78 яшькә кадәрле.

Тантана  мәдрәсәнең яшь остазы, Коръән Хафиз Камиль хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте.  Җәлил хәзрәт дога кылды.

Чыгарылыш шәкертләрен, тырышып укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул инкыйлабка кадәр кадәр дин әһелләренең һәм татар имамнарының зур абруйга ия булуларын әйтеп узды һәм бүгенге көндә дә авылларда аларның универсаль шәхесләр булып калуларын ассысызклап китте. “Муллалар һәрвакыт мәхәлләгә зур таяныч булган, авыр вакытлар да, шатлыклы көннәр дә халык белән бергә узган: алар мөгаллим дә, психолог та, табиб та, гомумән, авылда әйдәп баручы, мәхәлләне җитәкләүче булганнар”, – диде ул. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Гыйлем иясе (галим), яки гыйлем алучы (шәкерт), яки гыйлемне тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул. Ләкин бишенчесе (гыйлемне дошман күрүче) булма, һәлак булырсың”. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булырга омтылып, гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиеш булу хакында әйтелде һәм шушы әманәтне бүтәннәргә тапшыруның әһәмияте җиткерелде. Ильяс хәзрәт, сүзен йомгаклап, мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында тукталмаска өндәде. Укучылар тәрбияләүдә һәм яшь буынны динле итеп үстерү эшендә уңышлар юлдаш булуын теләде.

Әлеге истәлекле вакыйгада мәртәбәле кунакларыбыз  катнашты. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев читтән торып укучы шәкертләргә даими дәрес бирә. Ул безнең мәдрәсәнең иң хөрмәтле остазы, даими рәвештә шәкертләр белән аралашып тора, диплом эшләрен яклаганда комиссия рәисе булып катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мәдрәсәдә еш була, төрле регионнардан килгән татар имамнары белән аралашып тора. Бүген дә ул мәдрәсә китапханәсенә китаплар алып килгән, бик теләп башка регионнардан килгән кардәшләребез белән аралашты.  Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус ага Таһиров инде күптән безнең уку йорты белән бәйләнештә тора, даими рәвештә шәкертләр тормышы белән кызыксынып тора, аларга дәрес бирә. Мәдрәсәбезнең иң күренекле шәкертләренең берсе – Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов туган уку йорты белән һәрвакыт элемтәдә тора, үз мәхәлләләреннән мәдрәсәгә шәкертләр җибәрә. Бүген шәһәдәт рисәләләрен алучылар арасында да  Чувашстан  Диния нәзарәте мәхәлләләреннән 4 кеше бар иде. Мәдрәсә шәкертәренең шатлыкларын уртаклашырга мәдрәсәнең күренекле  иганәчеләре Вәдүт хаҗи Вафин, Фәрит хаҗи Мифтахов, Харис хаҗи Камилиев килгән иде. Алар яңа дипломлы булган имамнарга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Алар  милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып барырга чакырды. Шулай булганда гына дин белән милләт бер-берсен тулыландырыр һәм туган телебезне үстерү, аны саклау һәм өйрәнү юлында яңа мөмкинлекләр туар дигән теләген белдерделәр.

Җәлил хәзрәт бишектән ләхеткәчә гыйлем алуның зур бурыч булуы хакында сөйләде һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең республикабыз мәчетләренә имамнар әзерләүдә үрнәк булуын әйтеп узды, мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинга, уку йортыбыз коллективына  алга таба да дини мәгърифәт юлында уңышлар теләде. Җәлил хәзрәт: “Сезнең һәрбарчаларыгызга да зур уңышлар телим, барыгызга да гыйлем алуны дәвам итәргә, Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп булсын”, – дип, нәсыйхатен бирде.

Чыгыш ясаган мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләргә гыйлем алу юлыннан беркайчан да читкә тайпылмаска чакырып  аларны чын күңелдән гыйлем үзләштергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм динебез юлында армый-талмый озак еллар бергә хезмәт итүне теләделәр.

Тантана вакытында уналты шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды, җомга намазы укылды. Шушы изге җомга көнендә кылган догаларыбыз кабуллардан булса иде!