Читтән торып уку бүлеге шәкертләре Татар зиратын зиярәт кылды
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре Казан шәһәренең Яңа бистә Татар зиратында булды. Алар, биредә соңгы сыену урыны тапкан татар дин әһелләре, милләт зыялылары белән танышып, мәрхүм хәзрәтләр рухына дога кылды. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән дин әһелләре, татар зыялылары каберләрен зиярәт итү күптәнге гадәт.
Искә алу, мәдрәсәнең беренче җитәкчесе Габделхак хәзрәт Саматов кабереннән башланды. Ул совет дәүләте чорында да Мәрҗани мәчетендә имамлык итеп, ТР Диния нәзарәтенең баш казые булып торганда ихласлыгы, риясызлыгы, дин юлындагы фидакарьлеге белән танылган шәхес иде. Алай гына да түгел, уку-укыту эше белән янып-көеп, 1990 нчы елны ук Чистайда мәдрәсә оештырып, аны 1991 нче елны Казанга күчерә.
Аннары шәкертләребез Әфтах Тәрҗемани,Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, Галимҗан Баруди, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәлҗан Галиев, Салихҗан Галиев җирләнгән каберләр янына барып, аларның рухларына дога кылдылар.
Күренекле татар зыялылары да читтә калмады. Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Халик Садри, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Миркасыйм Госманов каберләре янында тукталып, аларны да җылы итеп искә төшердек.
Шәкертләрне озатып йөргән мәдрәсә мөгаллимнәре Татар зираты, остазларны искә алу чарасы хакында күп мәгълүматлар бирде. Мондый искә алу чаралары һәр мәхәлләдә, һәрбер җирлектә оештырылырга тиешлегенә басым ясадылар һәм зиярәт итү алдыннан маршрут-схема төзелү кирәклеге һәм дин әһелләре каберләрен ерактан танып алу өчен тамгачыклар куелуы да искәртелде.
Шәкертләр, безгә бу гамәлне дәвамлы итеп киләчәк буыннарга калдырга кирәк, үлгәннәрнең каберләрен белеп, кадерләп торсак, киләчәк буыннар безне дә кадерләрләр, онытмаслар дигән фикергә килделәр