Дин әһелләре “Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре” турында сөйләштеләр

Сөйләшү мәйданчыгы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында эшләде

Бүген, шәүвәл аеның 22нче көнендә (3нче июньдә), «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының рәсми ачылышы узды.

Форумның беренче көнендә, дин әһелләре 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп эшләде. «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» дигән темага багышланган дискуссион мәйданчык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды. Чараның модераторы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин булды.

Гадәттәгечә форум эше Ислам  динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкерте, Коръән хафиз Камил Мостафинның  Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте.  Татарстан Республикасы баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев форумга хәерле гамәлләр, ил көнебезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылды.

Чыгышларга эмоциональ һәм рухи югарылыкны, Балтач районы дин әһелләренең рухи мирасны барлау юлында кылган үрнәк  гамәлләрен бәян итеп,  Җәлил хәзрәт бирде.  Ул дин әһелләрен уңышлы проектлар турында, салган юллар турында, алдагы эшләребез турында фикер алышып торырга чакырды, кайсыбер мәхәлләләрнең матур мисалларны китереп үгет-нәсыйхәт бирде.

Алга таба катнашучылар алдында Хант-Манси-Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Түбән Новгород мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Татарстан Республикасының Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Аксубай районы Түбән Майна урта мәктәбе директоры Рафик хәзрәт Насыйров,  Ислам  динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев, Уфадан тарих, тел һәм әдәбият институтының бүлек мөдире, тарих фәннәре кандидаты Марсил Фархшатов чыгыш ясады.

Дискуссион мәйданчык эшендә чыгышлар эпиграфик һәм эпитафик ядкәрьләрне өйрәнүгә, милли корылмаларыбызны торгызу,  музейлар оештыру кебек тарихыбызны яшьләр өчен барлау чараларына, халкыбызның хат язу үрнәкләрен җыю, милли кул эшләрен вә  өйрәнмәләрен популярлаштыру мәсьәләләренә  багышланган иде. Шактый эшләнгән эшләр турында мисаллар китерелде. Мәсәлән, бүгенге көндә Татарстанның Әтнә, Биектау, Кукмара, Әгерҗе, Саба, Балтач, Алабуга, Арча, Чистай, Мамадыш, Менделеевск  һ.б. районнарында шактый зур эшләр эшләнгән. Чыгышлардан күренгәнчә Татарстан җирлегендә иң борынгы кабер ташлары Алтын Урда чорына карый. Ядкәрьләрнең күпчелеген 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башына карый торган ташлар тәшкил итә.

Сөйләшү мәйданчыгының эшенә йомгак ясап, Ильяс хәзрәт, мәхәллә халкын үзебезнең милли һәм дини рухи мира­сыбызга, гореф-гадәтләребезгә, традицияләребезгә, милли киемнәребезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышыйк. Үзебез яшәгән җирлекнең рухи мирасын, имамнарыбыз белән бәйле вакыйгаларны һәм дини хезмәт­ләрне, тарихи хәлләрне, эпитафик һәм эпиграфик истәлекләрне өйрәнү дә Исламга дәгъватның бер юлы булып тора. Телебезгә мәхәббәт белән бергә гореф-гадәтләребезгә, киемгә, дини вә милли-мәдәни мирас чыганакларына зур урын бирергә мөслихәт. Дин әһелләре гомер-гомергә милли рухны саклаучылар булган. Милләтне савыктыру өчен халыкның мил­ли һәм дини аңын уятырга, рухын ныгытырга кирәк. Үзе­нең кемлеген - кем нәселеннән, нинди кавемнән булуын белгән, шушы рухи мираста тәрбияләнгән кеше беркайчан диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, һичкайчан чит тәэсирләргә бирелмәячәк, диеп ассысызклап үтте.