РФ Президенты администрациясе вәкиле Габдел-Хәким Султыгов мәдрәсә эше белән танышты

Мөхтәрәм кунакны Ильяс хәзрәт каршы алды һәм мәдрәсәсе комплексы белән таныштырды.

РФ Президенты администрациясе вәкиле Габдел-Хәким Султыгов Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән иде. Ул республика дини уку йортлары эшчәнлеге белән танышты.

Безнең мәдрәсәдә мөхтәрәм кунакны мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды һәм мәдрәсә-мәчет комплексы белән таныштырды. Очрашуда шулай ук Болгар ислам академиясе аппарат җитәкчесе Илдар Салахов, мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты.

Ильяс хәзрәт уку йортыбызның, мәчетнең тарихын искә төшереп узды. Кунакка мәдрәсә турында фильм күрсәтте, уку класслары, китапханә, музей, умартачылык хуҗалыгы белән таныштырды.

Мөхтәрәм кунак хәзерге вакытта мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә белем алучы һәм имтиханнар тапшыручы шәкертләр белән аралашты, аларның укуы, буш вакытларын ничек үткәрүе, киләчәктә укуларын дәвам итү буенча планнары белән кызыксынды.