Шәкертләр туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган конференциядә катнашты

3 курс шәкерте Рамазан Сабиров “Туган тел һәм әдәбият” секциясендә чыгыш ясап беренче урын алды

Россия ислам институтында туган телләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган «Хәзерге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре» VI Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты оештырды. Конференциядә Татарстанның, Мәскәүнең, Санкт-Петербургның һәм Саратовның югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнашты.

Традиция буенча әлеге чара Коръән аятләре уку белән башланды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзе белән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул болай диде:

– Быел әлеге конференция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза һәм туган телләрне өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышлана. Шушы өлкәгә йөз белән каравыгыз өчен, үзегездән туган телне саклауга өлеш кертү омтылышы белән яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле шәкертләр! Яшь буында милли һәм дини үзаң булганда, халкыбызның киләчәге бар дигән сүз. Беләсез инде, Диния Нәзарәтендә һәм мәчетләрдә дә бу мәсьәләгә аеруча мөһим игътибар бирелә, чөнки татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә милләтебезгә гасырлар арасында сакланып калырга мөмкинлек бирә. Һичшиксез, туган тел – Аллаһтан әманәт!

Моннан тыш, Илфар хәзрәт үзенең чыгышында искә төшергәнчә, шушы көннәрдә, 21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә 1099 ел тулды. Хәзрәт ислам диненең халкыбызның рухи мәдәниятенә зур йогынты ясавын, Ислам динен кабул иткәч, татар халкы үзе өчен Раббыбызның иң бөек Рәхмәтен – сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ өммәтеннән булу бәхетен ачуын билгеләп үтте. “Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте белән татар милләте хак диндә булуы өчен шөкераналар кылып, халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк! Сезгә укуыгызда тел һәм зиһен ачкычлары теләп калам”, – диде Илфар хәзрәт.

Пленар утырышта шулай ук Болгар ислам академиясе проректоры Рамил Гыйззәтуллин, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов һәм башкалар катнашты.

«Хәзерге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре» VI Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Россиядә ислам дин гыйлеме: тарих һәм хәзерге заман”, “Теологик белем бирү яшь галимнәр күзлегеннән”, “Туган тел һәм әдәбият”, “Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр”, “Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама процесслары: өйрәнү юллары, эволюциясе, перспективалар» секцияләре эшләде һәм иң яхшы фәнни эшләр сайлап алынды.

VI Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе тәмамлангач, җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

3 курс шәкерте Рамазан Сабиров “Туган тел һәм әдәбият” секциясендә чыгыш ясап беренче урын алды. Аның чыгышы “Кыйсаи Йосыф” әсәрендә Коръән мотивлары” дип исемләнгән иде. Бу секциядә чыыш ясап беренче курс шәкерте Бикбаев Мөхәммәд өченче урын алды.

Конференция нәтиҗәләре буенча әлеге чарада катнашучыларның фәнни мәкаләләре җыентыгы басылачак.