Ибраһим хәзрәт Шамилов китапларын мәдрәсә китапханәсенә тапшырды

Олы остазыбызның  китаплары арасында дини, татар теле, тарих буенча басмалар, әдәби җыентыклар  бар.

Ибраһим хәзрәт Шамиловлар - мәдрәсәбездә күп еллар үрнәк остаз булып хезмәт иткән күренекле шәхесебез. Хәзерге  вакытта  ул, мәдрәсәдә укытмаса да даими рәвештә мөгаллимнәр, шәкертләр белән очрашып тора, мәдрәсә тормышы белән  кызыксына. Әйтергә кирәк, заманында ул  уку йортыбыз китапханәсен  тулыландыру эшендә зур хезмәт куйган зат.

Мәдрәсә  китапханәсенең, соңгы елларда  иң үтемле тулыландыру юллары булып, яңа басмаларның килүе белән бергә, олы остазларыбызның  китаплары  белән  нык баетылуы тора. Соңга елда, уку йортыбыз өчен мөһим булган,  ике йөздән артык  басма  Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, Газизулла хәзрәт Бикмуллин, Ибраһим  хәзрәт Шамилов китапханәләреннән керде.