Кичке уку бүлеген тәмамлаучы шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды

Быел безнең уку йортын кичке бүлеген 16 шәкерт тәмамлады.


20 нче май көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең кичке уку бүлеген тәмамлаучы шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Алар дүрт ел уку дәвамында зачет-имтиханнарны тапшырып һәм бүген диплом эшләрен уңышлы яклап, "Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме" квалификациясенә ия булдылар.

Мәдрәсәне быел бетерүчеләрнең барысы да үз вакытында җаваплы вазыйфалар башкарган һәм үз мәхәлләләреннән юллама белән килгән затлар.  Алар мәхәлләләрдә  мөәзин, мөгаллим, имам ярдәмчесе вазыйфаларын башкаралар. Мәсәлән, Ильшат ага  Насыбуллин отставкадагы полковник. Хәерби авылында башлангыч дини белем бирә. Ибраһим ага Җаббаров Казан нуры мәчетендә  имам ярдәмчесе булып хезмәт итә. 


Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә остазлары, шәкертләр катнашты. Танатана чыгарылыш курсының иң яхшы шәкертләренең Коръән укулары белән башланып китте. Комиссия рәисе  - Баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев ил-көнгә бәхет вә шатлык, сәламәтлек, иман нуры теләп дога кылды.


Чыгарылыш шәкертләрен, өч ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Җәмәгать алдында чыгыш ясап Ильяс хәзрәт диплом алучы шәкертләрне котлап мәгърифәт юлларыгыз эзлекле булсын иде диеп котлады. Ул милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны сорады. Мөгаллимнәр  милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны, халыкка якын булуларын, дини һәм милли мирасыбызны яхшылап өйрәнүебезне теләделәр, гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында тукталмаска чакырды

Мәдрәсәбезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев шәкертләргә гыйлем алу өстендә һәрдаим эшләргә һәм белгәннәреңне башкаларга да өйрәтүнең кирәклеге турында әйтте. Мәдрәсәбезнең мөгаллимнәре Равиль хәзрәт Бикбаев, Рамиль хәзрәт Бикбаев, Ильдар хәзрәт Ситдиков, Хәздәр хәзрәт Куйруков диплом алучы шәкертләргә  халыкка якын булуларын һәм шәригать хөкемнәрен халыкка җиткергәндә нык торырга теләделәр, гыйлемне дәвам итәргә һәм үзең белгәнне авырлык-сынауларга да карамыйча, аны башкаларга тапшыру лазем булуы хакында әйттеләр.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, дипломнарны тапшырыр алдыннан, гыйлем алып кына түгел, аны таратырга да кирәклекнең зарурлыгы турында әйтте. Кешеләрне дингә чакырганда шәхси үрнәкнең бик зур урын алып торуына басым ясады һәм шәкертләрне тормышларында күренекле вакыйга белән котлады.

Котлаулардан соң 16  шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды. Шәкертләр ихлас күңел биреп тырышып остазларга армый-талмый рәвештә белем биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр..


Тантана Корън укып, дога кылып тәмамланды.