Шәкертләр атаклы татар каллиграфыннан дәрес алдылар

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре танылган татар хаттаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Нәҗип Нәкъкаш белән очрашты.

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Нәҗип Фәйзрахман улының милләтебездә уникаль шәхес булуын ассызыклап, шәкертләргә аннан мөмкин кадәр күбрәк дәресләр алып калырга, татар шәмаилләренең эшләнеше белән кызыксынырга, тугралар ясарга өйрәнергә өндәде.

Нәҗип Нәкъкаш - татар мәдәниятендә каллиграфия сәнгатен яңадан торгызу, саклау һәм үстерүдә биниһая эшләр башкарган шәхес. Ул мәдрәсә шәкертләренә үзенең тормыш юлы турында сөйләде, эшләгән хезмәтләре белән таныштырды һәм шәкертләргә мастер-класс үткәрде. Иң истә калганы – шәкертләрнең туграларын ясау булды.

Нәҗип Нәкъкаш Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган шәхес. Нәҗип абый үз хезмәтләрендә Г.Тукайның иҗади мирасы белән таныштырып, шагыйрьнең утызга якын хезмәтеннән өзекләрне татар каллиграфиясе ысулы белән язганлыгын әйтте. Нәҗип абый, шулай ук, халыкара күргәзмәдә катнашкан хезмәтләре белән таныштырып, үзенең хезмәтләре кайларда саклану турында да мәгълүмат җиткерде.

Нәҗип Нәкъкаш – меңнән артык тугра авторы, шуларның дүрт йөздән күбрәге пыялада эшләнгән. Мондый күләмле иҗатны бары тик төрле яктан әзерлеге булган галим кеше генә башкара ала. Ул үзе дә шәкертләргә: «Монда гарәп язуын да су эчкән урынына күрергә кирәк, монда Коръәнне дә, хәдисләрне дә, гомумән, тарихны да яхшы белү сорала. Фарсы телен белү дә зарур. Сәнгатьнең бу төре әдәбият һәм дин белән катнашкан. Йолалардан, традицияләрдән дә хәбәрдар булуың мәслихәт. Әлбәттә, һәрбер рәссам боларның барысын да булдыра алмый. Шунлыктан әлеге сәнгать – хаттатлык иҗаты серләре сирәк каләм ияләренә генә ачылучан», – дип белдерде.

Нәҗип абый – катлаулы һәм мактаулы иҗат юлын сайлаган галим. Архивларда үз тикшерүчесен көтеп яткан күп кенә рухи мирас әсәрләрен халыкка кайтарды. Каллиграфия сәнгатен ялыкмыйча пропагандалап, үзе артыннан күпләгән яшьләрне ияртүгә иреште. Шәкертләр белән очрашуларга, дәрес бирергә  һәрвакыт әзер тора.