Олуг бәйрәмебез мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-фитр – Рамазан гаете бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән бәйрәм чаралары башланды.

Республикабыз мөселманнары бүген мәчетләргә гаете намазын укырга ашыктылар. Быел Рамазан гаете чараларын оештырганда COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде.

Ал мәчеткә җыелган җәмәгать арасында күренекле татар зыялылары, мәхәллә халкы, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре бар иде. Иртәнге намаздан соң мәдрәсә шәкертләре, мәчетнең имамы Хәйдәр хәзрәт тарафыннан Коръән аятьләре укылды.

Ильяс хәзрәт җыелган җәмәгатне сәләмләп Рамазан гаете белән тәбрик итте, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, мөфти Камил хәзрәт, дәүләт эшлеклеләре, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең котлауларын җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы теләде. Ул, Рамазан ае безне тормышның һәм яшәешнең кадерен белергә өйрәтте, күңелләрне сафландырды, кешеләрдәге югары рухи сыйфатларны ачты дип ассызыклады.  Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә һәр барчаларыбызның тоткан  уразаларын, укыган намазларын, үткәргән ифтарларын, кылган догаларын, биргән сәдакаларын кабуллардан кылса иде дә, Үзе  вәгъдә кылган исәпсез-хисапсыз әҗерләргә ирешүләребезне насыйп кылса иде, Рамазан ае бәрәкәтләре һәр йортыбызга, һәрберебезгә ныклы иман, саулык-саләмәтлек, шатлык, муллык, иминлек һәм бәхет алып килсен иде дип теләкләр теләде. Ул җыелган халыкка Рамазан-шәриф аеның 1-нче көненнән алып көн саен Ал мәчеттә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу баруы турында бәян итте. Җүзләрне мәдрәсәнең чыгарылыш курсы шәкерте Камил Мостафин башкарды. Бу куанычлы вакыйга уку йортыбызның Коръән хафизлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнеп багышланды.

Аннан соң мәчетебезнең имамы Хәйдәр хәзрәт бәйрәм вәгазендә Рамазан бәйрәменең мәгънәсен, Ислам дине кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен җиткерде. Хәйдәр хәзрәт үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия һәм динебезнең башка кыйммәтләре хакында сөйләде. Ул соңгы вакытта халкыбыз,  дин кардәшләребез җилкәсенә төшкән сынаулар турында әйтеп узды. Хәзрәт хәрамнардан тыелып, Аллаһыдан куркып, бары Аның рәхмәтенә һәм мәгъфирәтенә гына өмет баглап яшәргә чакырды.

Бәйрәм вәгазен тыңлагач мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр, Гает намазыннан соң мәдрәсәбезнең иң олы остазы Рәхимулла хәзрәт Ярулли Коръән укып дога кылды.

Намаздан соң Ильяс хәзрәт мөселманнарны матур табын артында бәйрәм чәе һәм Корбан шулпасы белән сыйланырга чыкырды.