Яңа Татар бистәсе зиратында һәм мәдрәсәдә Остазларны искә алдылар
Искә алу мәрәсимен мәдрәсә идарәсе 1998 елдан бирле оештыра. Беренче зиярәт кылуларны оештыруда, инде бакыйлыкка күчкән Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев кебек остазларыбыз да бик теләп катнаша иде. Соңгы елларда бу чара Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе белән берлектә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең зур теләктәшлегендә уздырыла. Әйтергә кирәк, бу без башлаган, без керткән яңалык түгел. Безнең татар авылларында шундый матур гадәт күптән бар. Кайткан саен без зират буен, ата-бабайлар, әни-әбиләр каберлекләрен әйләнеп кайтабыз. Бу безнең халыкның канга сеңгән гореф-гадәте.
Быел да Рамазан аеның 20 көнендә (2 майда), мөселман дин эшлеклеләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр, татар зыялылары Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды.
Алар арасында - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Дога кылу мәрасименә килүчеләрне әлеге чараны 1998 елдан бирле оештырып килүче, искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Аның белән беррәттән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре дә килде – алар ел дәвамында каберләрне, чардуганнарны карап, чистартып, буяп, төзекләндереп торалар. Моннан тыш, чарада күпләгән иҗат әһелләре – язучылар, мөхәррирләр, фән эшлеклеләре, автор-башкаручылар, җырчылар бар иде - зыялылар аллеялар буйлап узганда фидакарь шәхесләрнең исемнәрен хәтердә яңартырга ярдәм итте, кайбер матур истәлекләрне сөйләп узды.
Илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып һәм Рамазан-шәриф аенда вакытның кадерен белү максатыннан, быелгы Остазлар көненең форматы бераз үзгәреш кичерде. Иң әүвәл Ильяс хәзрәт катнашучыларны яңа басылып чыккан буклет белән таныштырды – анда бүген зиярәт кылыначак шәхесләр турында бай мәгълүмат, тарихи фотолар, мәкаләләр урын алган иде. Аннары мөфти Камил хәзрәт һәм Ильяс хәзрәт Яңа бистәнең төп капкасыннан башланып, төп маршрут буенча узып, атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең кабере янында тукталып Корән укып багышлау фикерен җиткерделәр. Беренче булып татар халкының йөзек кашлары булган шәхесләр – тарихчы-галим Миркасыйм Госманов, җырчы Илһам Шакиров, драматург Туфан Миңнуллин, шагыйрь Хәсән Туфан искә алынды. Алга таба – Әдмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, кабере быел яңа табылган шәех Мөхәммәд Гали ишан, Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайфуллинга тукталып, аларның тормыш юллары бәян кылынды, совет чорындагы эшчәнлекләре яктыртылды. Аннары зиратның үзәк өлешендә – Габдулла Тукай кабере тирәсендә дә дәфен кылынган олпат затлар – мөгаллим, мөдәррис Шәйхелислам Хәмиди, мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Фатих Әмирхан, меценат, Мәрҗанинең шәкерте, хафиз Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Әхмәт Хөсәенов һ.б. янына тукталдылар.
Остазларны искә алу көненең эчтәлеге елдан-ел байый, катнашучылар саны арта, үткәрелү форматы тагын да тулылана. Быел катнашучыларга яңа аныкланган кабер – язучы һәм имам Миргазиз Укмасый җирләнгән урын һәм аның кабер ташы күрсәтелде. Каберлек начар хәлдә булуга карамастан, өмәгә килгән нәзарәт вәкилләре аны тәртипкә китерү өчен кулдан килгәннең барын да эшләде. Быелдан Миргазиз Укмасыйның кабере дә маршрутка кертелде һәм аны саклауга кую чараларын башлап җибәрүнең мөһимлеге әйтелде.
Ильяс хәзрәт җыелган җәмәгатчелеккә танылган имамнарның һәм зыялыларның каберләренә QR-кодлы такталыр кую, иске кабер ташларны саклау урыны оештыру турындагы тәкъдимнәрен җиткерде. Аннары Галимҗан Баруди, Әмирханновлар һәм Галиевләр, Каюм Насыйри, Габделхак Саматов, Маһруй Мозаффария, Мөхәммәдсадыйк Галикәев һ.б. имамнар, меценатларның каберләре зиярәт кылынып, барлык катнашучылар Шиһабетдин Мәрҗани кабере янына җыелды. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең чыгарылыш курс шәкерте, Коръән-хафиз Камил Мостафин “Тәбарәк” укыды һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин зиярәт кылынган барлык мәрхүмнәрнең рухлары шат булуын, соңгы урыннары Җәннәттә булуын сорап дога кылды.
Өйләдән соң зиярәт кылуны Твтарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт, мәдрәсә мөгаллимнәре, күренекле татар зыялылары башкарды. Аларга Ульяновскидан, Буадан килгән мөселман кардәшләребез дә кушылды. Бу юлы олуг остазлардан булган Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, Габделхак хәзрәт Каюмов, Габделхак хәзрәт Хафизов, Габделхак хәзрәт Садыйков, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Ибраһим хәзрәт Зәйнуллин, Әфтәх хәзрәт Тәрҗеманов, Габделхалик Садри каберләре зиярәт ителде. Г.Тукай кабере янында тукталыш ясалды. Анда Рамазан аеның соңгы ун көненә кергәнне искә алып аның Кадер киченә багышланган шигъри тәфсире укылды. Танылган дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков үзенең бу әсәргә мөнәҗәт хәзерләп бетергәнен һәм якын көндә аны халыкка тәкъдим итәчәген игълан итте. Соңыннан Мәрҗәни кабере янында тукталыш ясалды. Анда 2 курс шәкерте Ислам Г.Тукайның “Шиһап хәзрәт” шигырен укыды, Коръән укып остазлар, имамнар, татар халкының башка мәшһүр затларның рухларына дога кылынды. Хәтер көне мәдрәсәдә Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе белән тәмамланды. Мәдрәсә остазларыбызның берсе Рəхимулла хəзрəт шушы зиратта җирлəнгəн хəзрəтлəр рухына багышлап Коръəн хəтем кылган иде һәм аны шул көнне багышлап Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде дип дога кылдылар.
Шәкертләр катнашында уза торган Остазлар көне мәрхүмнәрне дога белән искә алу, онытмау, шәхесләр турында бай мәгълүматны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә. Булачак имамнар, әлеге тәҗрибәне мәхәлләләренә кайтып эшкә урнашкан үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында безгә билгеле булган йөзгә якын дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Бу исемлек елдан-ел тулылана бара. Моның өчен мөгаллимнәр һәм шәкертләр әдәбият, тарих дәресләрендә теге яки бу татар галименең соңгы көннәре кайда узуы, кайсы имам тарафыннан җеназа укылуы һәм кайда җирләнүе турында мәгълүмат туплый – аннары зиратка барып каберен эзләп таба һәм аның рухына дога кыла. Кызганыч, репрессия елларында вафат булган кайбер зыялыларны “эзләгәндә” тарихчыларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шуның өчен быел да Ильяс хәзрәт тарафыннан, күмелгән урыннары билгеле булмаган Кәрим ага Тинчурин, Хади хәзрәт Атласый, Шәһәр әфәнде Шәрәфләр һәм алар кебек каберләре билгеле булмаган олуг затларга бу зиратта истәлек билгесе кую турында фикер әйтелде.