Газизулла хәзрәт Бикмуллинның китаплары мәдрәсә китапханәсенә тапшырылды

Хәзрәтнең китаплары арасында  дини, татар теле, тарих буенча басмалар бар

Газизулла хәзрәт безнең мәдрәсәне тәмамлагач ике дистәдән артык ел Мамадыш районы Иске Комазан авылында имам-хатыйб булып эшләде. Соңгы елларда, вафатына кадәр, ул туган авылы Казмада торды. Газизулла хәзрәт һәрдаим безнең мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә тора иде, олы хәзрәтләр белән бергәләп уздырыла торган чараларда катнашып, туган уку йортының уңышларына сөенә иде. Вафаты алдыннан ул китапларын мәдрәсәгә васыять итеп калдырган.