Мәдрәсә коллективы Казанның Яңа Татар зиратында узган өмәдә катнашты

Яңа Татар зиратында Казанның мөселман дин әһелләре һәм Диния Нәзарәте өмә оештырды. Татарстан мөфтияте Аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә хәзрәтләр һәм мөфтият хезмәткәрләре зиратның шактый өлешен тәртипкә китерде, каберләрне чистартты, ауган ботакларны, яфракларны, чүп-чар җыйды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте юкка гына өмә үткәрү урыны итеп Яңа татар зиратын сайламады: беренчедән, 2 майда биредә ел саен уздырыла торган Остазларны искә алу көне булачак, икенчедән, әлеге зиратта 100 дән артык күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм мөселман галимнәре җирләнгән. Алар арасында Шиһабеддин Мәрҗәни, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Шәйхелислам Хәмиди, Салихҗан Галиев, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар. Быел беренче тапкыр Миргазиз Укмаси һәм Мөхәммәд Гали ишан Мәхтүм каберләре табылып, чистартылды. Өмә тәмамлангач катнашучылар мәрхүмнәрнең рухына дога кылдылар. Шунысы игътибарга лаек: ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елда өмә вакытында сәетләр нәселе, Корәеш кабиләсе вәкиле – Шәех Габдулла Габдессәламның каберен табып  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе алып бара торган исемлеккә кертелгән иде.