Ал мәчеттә Коръәнне хәтем кылу бара

Рамазан-шәриф аеның 1-нче көненнән Казанның Ал мәчетендә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәнне уку көн саен дәвам итә. Җүзләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең чыгарылыш курсы шәкерте Камил Мостафин башкара.

Бу куанычлы вакыйга уку йортыбызның Коръән хафизлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд  (с.г.в. ) әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.