Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил ага Шәйхразиев мәдрәсәдә ифтарда катнашты

Мәдрәсәдә күренекле татар зыялылары катнашында ифтар мәҗлесләре бара. Алар барлык санитар-гигиена, саклану чараларын кулланып уздырыла. Бүген мәдрәсә коллетивы ифтарга олы кунакларны кабул итте. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил ага Шәйхразиев, Татарстан, Татарстан Республикасы мөселманнарның Диния нәзарәте рәисенең беренче ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, «Каздорстрой» ААҖ генераль директоры Равил ага Гарипов, Татарстанның халык артисты, профессор .Миңгол ага  Галиев, һәм башка олы затлар килде.

Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларны Казанның Яңа татар бистәсенә 1997 нче елда килеп урнашкан мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштырды, уку бүлмәләрен, умартачылык һөнәре үзәген, мәдрәсәнең музеен, спорт мәйданын, яңартылган фарыз залын, китапханәне, умарталыкны күрсәтте, бистәгә  килеп урнашкач егерме өч ел дәвамында эшләнгән эшләр турында сөйләде. Милли шура рәисе татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәрләр турында бәян итте, Бөтенроссия имамнар җыенын, Федераль Сабантуйны үткәрү турында информация бирде. 

Илфар хәзрәт җыелган җәмәгатькә вәгазь сөйләп үгет-нәсыйхат бирде. Ифтар мәҗлесе барышында ул уку йортын төзекләндерүдә һәм үстерүдә күп хезмәт куйган иганәче Равил ага Гариповка Татарстан Республикасы мөселманнарның Диния нәзарәте рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Мәҗлес барышында Миңгол ага татар халкының танылган  мөнәҗәтләрен көйләде, мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде. 

Васил ага мәдрәсә коллективы, иганәчеләрнең эшчәнлегенә, Бөтендөнья татар конгрессы һәм уку йорты белән ,ekufy багланышларга югары бәя бирде. Ул 10 мәхәлләнең атаклы алма бакчасын тергезүдә булышлык итеп мәдрәсә территориясендә алмагачлар утыртуда ярдәм итәргә алынды.

Әйтергә кирәк, “Ал” мәчет мәхәлләсе элек-электән үзенең алма бакчасы белән дан тоткан. Атаклы язучыбыз Җәват Тәрҗеманов истәлекләрендә, бу бакчада Яңа бистә балаларын Салихҗан хәзрәт Галиев алмалар белән сыйлаганын яза.