Кама Тамагы район имам-мөхтәсибе Галимулла Яруллинга “Бердәмлек” медале тапшырылды

Олы бүләкне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары  Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды.

Галимулла хәзрәтне бүләкләү турындагы боерыкка үзәкләштерелгән оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарның Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәлимуллин кул куйган.

Галимулла хәзрәтне җылы итеп аның остазы Ильяс хәзрәт Җиһаншин котлады.  Кама Тамагы район имам-мөхтәсибе безнең мәдрәсәне тәмамлаган шәхес. Ильяс хәзрәт, үзенең чыгышында,  аның гадилеген, кешелеклек сыйфатларын, гыйлемен даими өсәп торуын, фидакарлеген ассысызыклап үтте һәм Фәрит ңаҗи Мифтахов белән бергәләп Бөтендөнья Татар конгрессы бүләген тапшырды.

Галимулла хәзрәт, үзен котларга килгән җәмәгаткә мөрәҗәгать итеп, бүләкләүне халыкбызда бердәмлекне ныгытуда,  үсеп килүче буында олыларга хөрмәт тәрбияләүдә, халкыбызның традицияләрен саклауда уртак тырышлык нәтиҗәсе дип атады.