Мәдрәсәдә танылган мәгърифәтче, имам Хәсәнҗан Әхмәровка багышланган мәҗлес узды

Анда  аның балалары, оныклары, туганннары һәм татар зыялылары катнашты.

Мәҗлес Хәсәнҗән хәзрәт Әхмәровның унбишенче баласы, кече кызы Ләйлә апа тарафыннан оештырылды. Ул үзе Зәй шәһәрендә яши.  Берничә ел элек  әтисе укыган мәдрәсәне Якуп мәдрәсәсен) килеп күреп, безнең уку йортында үз кешегә әверелде һәм менә инде икенче  мәртәбә мәдрәсәдә туганнарын җыеп әтисе турындагы хәтирәләр белән уртаклашты.  Мәдрәсә остазы Камил хәзрәт Коръән укыды. Хәсәнҗән хәзрәтнең оныклары, оныкчалары мәдрәсә музеена үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Әйтергә кирәк, Хәсәнҗән хәзрәт Әхмәровның кызы Ләйлә апа тарафыннан Ильяс хәзрәткш тапшырылган әтисе кулланган Коръән Шәриф китабы музейда күренекле урында тора.

Алдынгы карашлы һәм укымышлы зат, танылган мәгърифәтче Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәров (хәзерге Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы Әбдери авылында туган) унынчы мәхәллә мәдрәсәсендә 1989 елдан башлап җиде ел гыйлем җыйган.

Хәсәнҗан хәзрәт, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның туган авылы Кармәтбашта (Иске Кармәт) имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе булып эшләп, атаклы халык шагыйренә беренче дин сабакларын биргән кеше. Аның, безнең мәдрәсәдә укыган чорны җентекләп тасвирлаган, бай эчтәлекле «Истәлекләр» дәфтәре сакланып калган. Бу язма 2004 һәм 2017 елларда «Иман» нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты.

Хәсән Туфан «Давыллы еллар лирикасы» исемле җыентыгында (1970 ел) беренче мөгаллиме турында болай ди:

«Безнең авылның мулласы Хәсәнҗан Әхмәров абый (Якуп мәдрәсәсен бетергән имам) мине үзенең өенә килгәләп, газеталар укып йөрергә чакырды... Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде. Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды».