3 курс шәкерте Рамазан Сабиров республикакүләм олимпиадада “Татар әдәбияты” номинациясендә беренче урын алды

Россия ислам институтында Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада узды. .

Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән «2021-нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында уздырылды.

Олимпиадада РИИ, КИУ, “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге, Урыссуның “Фәнис”, Буа мәдрәсәсе шәкертләре катнашты. Безнең мәдрәсәдән барлыгы дүрт шәкерт катнашты.

Олимпиада ачылышы барышында сәламләү сүзләре белән Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов чыгыш ясады.

– Мәдрәсә шәкертләренең татар телен белүләре бик мөһим. Чөнки имам үз чыгышларында һәм вәгазьләрдә мәхәллә халкына мәгълүматны аңлаешлы, матур итеп, татар әдәби телендә җиткерә белергә тиеш. Әлеге олимпиада булачак имамнар, мәдрәсә мөгаллимнәре арасында туган телгә, татар халкы тарихына карата кызыксынуны арттырачак, – дип әйтте Габдерәшид хәзрәт.

Катнашучыларны Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат хәзрәт Ишморатов сәламләде. Аннары шәкертләр олимпиада биремнәрен эшләргә кереште.

Олимпиада өч юнәлештә – татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча оештырылды, аның төп максаты – татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерү.

Бәйгенең төп шартлары буенча, урта һөнәри уку йортларыннан һәр номинациядә – берәр, югары уку йортларыннан өч студентка кадәр катнашты.

Татар теленнән олимпиада язма формада тест һәм аерым биремнәрне башкару рәвешендә узды. Тест үз эченә фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә кагылышлы сорауларны ала һәм студентларның теоретик белемнәрен, аларны практикада куллана белү дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куйды. 

Татар әдәбиятыннан олимпиада эзләнү-тикшеренү эшен яклаудан һәм вәгазь сөйләүдән гыйбарәт булды.

Татар халкы тарихыннан олимпиада тесттан һәм чыганаклар белән эшләүдән торды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Өченче курс шәкерте Рамазан Сабиров “Татар әдәбияты” номинациясендә беренче урын алды

Ана телендә гыйлем бирү – безнең мәдрәсәнең төп максаты, чөнки татар милләтен саклап калуның ике юлы бар – Туган телне белү һәм Ислам дине. Булачак имамнар тиешле дәрәҗәдә телебезне һәм дә тарихыбызны белергә тиеш. Аларның татар теленә мәхәббәтле булуы бик мөһим!