Мәдрәсәдә Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов булды

Ул мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре белән аралашты

Мәдрәсә җитәкчесе һәм мөгаллимнәр белән фикер алышудан соң шәкертләр каршында чыгыш ясады. Габдерәшид хәзрәт мәдрәсә шәкертләрен  Коръән өйрәнүдә тырышлыкларын югары тотырга чакырды. Хәзрәт Коръән бәйгеләренең шәкертләргә киләчәктә белем алулары өчен яхшы стимул булуын билгеләп үтте.

– Безнең мәдрәсәләр имамнар әзерли, ә имам өчен беренче чиратта Коръәнне дөрес һәм матур итеп уку мөһим. Шәкертләр үзләренең гыйлем дәрәҗәсен күтәреп киләчәктә үз мәхәлләләрендә җәмәгатне укыта алачак, – дип ассызыклады Габдерәшид хәзрәт.

Әйтергә кирәк, зур бәйгеләрдә безнең шәкертләр сынатмый. Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръәннең 30-нчы җүзен белү буенча мөселман белем бирү оешмалары арасында команда бәйгесендә күптән түгел үзләренең гыйлемнәрен күрсәттеләр һәм бәйге нәтиҗәсе буенча икенче урын алдылар.