Мәдрәсәнең Балтач бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә гыйлем үзләштереп, чыгарылыш квалификацион эшләрне уңышлы яклап, 43 кеше урта белем алып чыкты. Быелгы 11-нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды. Чыгарылыш курс шәкертләренең алтысы имам булып хезмәт итә, хатын-кызлар арасында абыстай булып эшләүчеләр дә бар. 43 кешенең 18-е югары дөньяви белемгә ия.

Балтачта мәдрәсәбезнең бүлеген район мөхтәсибәте һәм мәдрәсә арасындагы килешү нигезендә ачу насыйп булды. Укулар тулысынча Казандагы мәдрәсә программасы нигезендә алып барыла. Шәкертләргә биредә укуны тәмамлагач, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә дипломнары тапшырыла.  2010 елның 20 апрелендә Балтач Үзәк мәчетендә зур тантана булды - I чыгарылыш шәкертләренә диплом тапшырылды. «Ислам шәригате укытучысы» дипломына 24 шәкерт ия булып, хәзерге вакытта алардан  18 кеше дини өлкәдә эшлиләр.

Шәкертләргә диплом тапшыру тантанасы күпләгән кунаклар, җитәкчеләр, хакимият вәкилләре катнашында узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, алган белемнәре белән халыкка, өммәттәшләребезгә хезмәт итүдә зур уңышлар теләде. Ул шәкертләргә дипломнар тапшырып, теләкләрен җиткерде: мәхәлләләрдә эшләгәндә уңышлар теләп, үзләре артыннан шәкертләр калдыруны теләде. Мәдрәсә эшчәнлегенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин зур бәя бирде.

Мәдрәсә  җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгышында имамнарны әзерләү бик җаваплы, җитди эш булуын билгеләде. Балтач бүлеге укытучыларының, аеруча  уку йортының рухи  остазы булган Җәлил хәзрәтнең хезмәтләрен югары бәяләп рәхмәтләрен җиткерде. Җәлил хәзрәткә мәдрәсә исеменнән истәлекле бүләк, Балтач бүлегенең җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаевка чалма бүләк итеп кидерде  Ильяс хәзрәт Мөфти хәзрәткә Габдулла Тукайның әсәрләрен туплап моннан 70 ел элек нәшер ителгән 4 томлык академик басмасын бүләк итте.

Шәкертләр катнашучыларга бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр, мөнәҗәтләр башкардылар.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илһам Гайнетдиновны һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Илшат хәзрәт Сафинны рәхмәт хаты белән бүләкләде.