Мөгаллимнәр имтихан тоттылар

23 мартта мәдрәсә мөгаллимнәре, Диния нәзарәтенең  мәгариф һәм фән бүлеге бүлеге тарафыннан уздырыла торган чираттагы аттестацияне үттеләр.

Комиссияне  Мөфтинең беренче урынбасары Вәлиуллин Рөстәм хәзрәт җитәкләде.  Аның барышын  мөфтиятнең мәгариф һәм фән бүлеге оештырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәдә белем бирүче мөгаллимнәрне аттестацияләүне оештырды.

Аттестацияләүнең максаты - мәдрәсәдә укытучы мөгаллимнәрнең әзерлек дәрәҗәләрен ачыклау. Чара аларны һөнәри яктан үсергә, күнекмәләрен арттырырга һәм дини уку йортларындагы уку-укыту эшчәнлегенең сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.

Аттестация башланыр алдыннан мөгаллимнәр каршында Мөфтинең беренче урынбасары Вәлиуллин Рөстәм хәзрәт һәм мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт чыгыш ясадылар, үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр.

Аттестация мөгаллимнәрнең әзерлекләре югары булуын күрсәтте.