Шәкертләр Тукай шигырьләрен сөйләп ярышты

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Мин кулыма Китап алам...” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Шулай итеп, республикабызда юбилей елы чараларын безнең мәдрәсә башлап җибәрде.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фатыйхасы һәм ярдәме нигезендә, республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Нәзарәт җитәкчелеге, күренекле дин әһелләре, танылган татар әдипләре һәм мәшһүр татар зыялылары катнашында үтте.

Бәйгенең рәсми ачылышы алдыннан кунаклар уку йортында башкарылган ремонт-төзекләндерү эшләрен күреп, югары бәя бирделәр. Биредә беренче катта намаз уку бүлмәсе зурайтылып, инкыйлабтан соң 1931 елда сүтелгән михраб торгызылган. Уку сыйныфлары яңа җиһазлар, интерактив әсбаплар, китапханә яңа китаплар белән баетылган. Кунаклар биредәге үзгәрешләргә Ал мәчет мәхәлләсен торгызу һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә эшчәнлеге тарихына багышланган видеороликны карап соклануларын белдерде. Мәдрәсә коллективының бу урынга күченгәннән соң мәчет һәм мәдрәсә комплексы Яңа Татар бистәсенең һәм Казанның күркенә әйләнгән. Бу мәчет татар зыялыларын җәлеп итә торган дини-мәдәни урынга әйләнгән. Хәзер  комплекс эченнә  яңартылган мәдрәсә бинасы, манарасы күтәрелеп элекке хәләтеннә кайткан Ал мәчет бинасы,  умартачылык, спорт мәйданчыгы керә.  

Шигъри конкурска хәзерлек уку йортында узган елның ноябрь аенда башланган иде. Алар белән соңгы ике атнада Татарстанның халык артисты профессор Миңгол ага Галиев шөгелләнде. Конкурста барлыгы 21 шәкерт катнашып, шуның тугызы финалга чыкты.

Оештыручылар, аерым алганда мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, бәйгенең үткәрүнең төп максатларыннан – яшь буында татар әдәбиятына, шигырь сөйләү сәнгатенә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерү, үстерүне атап узды. Ул мисал итеп инкыйлабка кадәрле мәдрәсәләрне китерде. Анда яттан көйләп шигырь уку программада каралган булган. Шәһәр хәзрәт Шәрәф истәлекләре буенча, Габдулла Тукай да күп вакыт Коръән аятләрен яисә шигырь көйләп йөргән. Шуларны ассызыклап хәзрәт:

- Безнең шәкертләр дә шул дәрәҗәдә булырга, үсәргә тиеш диеп саныйбыз. Узган гасырларда мәдрәсәләребездә урнашкан алымнарны - татар әдәбиятын өйрәнү, әдәби әсәрләрне тулысынча уку, шигырьләрне ятлату безнең программада каралган. Булачак имамнарның татар теленә мәхәббәтле булуы бик мөһим! Ана телендә гыйлем бирү – безнең мәдрәсәнең төп максаты, чөнки татар милләтен саклап калуның ике юлы бар – Туган телне белү һәм Ислам дине. Аллаһка шөкер, татар телен өйрәнүдә кыенлыклар аркасында бер шәкертнең дә мәдрәсәдән киткәне юк әле. Милли мохиттән без беркайчан да аерылмадык, аерылмабыз да, ин шәә Аллаһ.

Шигырь уку бәйгесе традицион рәвештә мәдрәсәнең чыгарылыш курсы шәкерте Камил Мостафин башкаруында Коръән аятьләре уку һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның дога кылып, хәер-фатыйха бирүе белән башланып китте.

Шәкертләрнең чыгышларын бәяләргә килгән мәртәбәле жюри шигырьләрне әдәби уку бәйгесендә өч номинация – иң оста, үтемле, аһәңле башкару буенча үз бәяләрен бирде. Жюри составына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев керде.

Камил ага Ногаев мәдрәсәдәге бөйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов исеменнән сәләмләде, Ильяс хәзрәткә  Рәхмәт хаты, Дәүләт Шурасы медален, башка бүләкләрне тапшырды. Шунысы игътибарга лаек Камил аганың әтисе Әсгат хәзрәт үз вакытында безнең мәдрәсәне тәмамлаган.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенең яңа фарыз  залында бәйгенең финалына узган I-III курсларда белем алучы көндезге уку бүлеге шәкертләре Г.Тукайның дин, милләт, туган як темасына багышланган шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Бәйге барышында шәкертләр халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) дини тематикага кагылышлы шигырьләрен (“Туган тел”, “Китап”, “Васыятем”, “Таян Аллага”, “Алла гыйшкы хакына”, “Тәәссер”, “Мигъраҗ”, “Ана догасы”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Туган авыл”, “Йокы алдыннан”, “Эш”, “Бәйрәм бүген”, “Васыятем” һ. б.) сәнгатьле итеп яттан сөйләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт тә дини эчтәлектәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесен оештыруда катнашучыларга тирән рәхмәтләрен белдереп, ихлас теләкләрен җиткерде:

– Биредә китапханәдә атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләре язылган: “Өч нәрсә динебездә булмаса да, динебезне саклый: милли кием, гореф-гадәт һәм тел”. Коръәндә Раббыбызның төрле милләтләргә бүлеп яралтуы, бар итүе турында әйтелә. Төрле милләтләргә бүленүебез ул безнең теләгебез түгел, ә Раббыбызның әмере. Димәк, телебезне саклау Раббыбызның әманәте булып тора. Тарихка сүз салсак, элек татар эстрадасы да, татар театры да булмаган. Бары мәчетләребез булган. Динебез милләтебезне, ә милләтебез исә динебезне саклады, – дип билгеләп узды мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Кем нәрсә генә әйтсә дә, татарның ДНКсында ислам бар.

Алга таба Татарстан мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә үсешенә зур өлеш керткән  Равил Гарипов, Рамил Тураев, Вәдүт Вафин,  Харис Камалиев, Фәрит Мифтахов, Ришат Салэхетдинов, Азат Ахунов кебек милләт җанлы, иманлы  шәхесләргә рәхмәт хатларын тапшырып узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров милли тормыш һәм диннең һәрвакыт аерылгысыз булуын ассызыклады: “Әлеге мәдрәсәнең җитәкчелегенә, укытучылары, шәкертләренә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чөнки без – конгресс һәм татар дөньясы өчен әлеге мәдрәсәнең эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Илебез төбәкләрендә бер катлам барлыкка килде: алар шушы мәдрәсәне тәмамлап, төп имам вазифаларын башкаручылар. Татар телендә уку-укыту эшчәнлеген алып барган алдынгы дини уку йортларыннан “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәләрен китерәбез. Шуны ассызыкларга кирәк: шәкертләр Татарстанга килеп, уку елы дәверендә татар мохитендә укып, милли киемдә булып, ана телебезне өйрәнеп, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклауда шушы шушы мохитне үзенә сеңдерсә, ул аны киләчәк тормышында да дәвам итәчәк. Сезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын”, – дип, ул ТР Премьер-министры урынбасары, “Милли шура” рәисе Васил Шәйхеразиев исеменнән рәхмәт хатларын тапшырып узды.

Кичәдә катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил ага Ногаев, Ркаил ага Зәйдулла, халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил ага Вәлиев сәламләде.

“Дин һәм тел – милләтнең ике канаты ул. Шәкертләр тарафыннан Тукай шигырьләрен яттан сөйләү – безнең күңелебезгә шатлык өстәү генә түгел, ә киләчәгебезгә өмет уяту да. XX гасыр башына кадәр шагыйрьләрнең барысы да дин әһелләре булган, чөнки дин әһеленең дөнья һәм ахирәт турында уйланып язар өчен вакытлары, ягъни мөмкинлекләре булган. Совет заманында да зур язучылар мулла гаиләсеннән чыккан”, – дип билгеләп үтте депутат, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул бүген мәдрәсәдә узган “Мин кулыма Китап алам...” шигырь уку бәйгесенең жюри комиссиясен җитәкләде. Бәйгенең нәтиҗәләрен ул игълан итте.  Җиҗүчеләргә бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тапшырды.

Мәртәбәле кунаклар  кулыннан затлы бүләкләрне түбәндәге шәкертләр алды:

“Иң оста башкаручы” номинациясендә
I урын – Абдулла Гыйззәтуллин (“Аллаһ гыйшкы хакына”)
II урын – Рамазан Сабиров (“Бәйрәм бүген”)
III урын – Ясир Дәүләтшин (“Ана догасы”)
“Аһәңле башкаручы” номинациясендә
I урын – Илнур Вафин (“Таян Аллаһка”)
II урын – Алексей Гусев (“Туган авыл”)
III урын – Салават Мортазин (“Мигъраҗ”)
“Иң үтемле башкаручы” номинациясендә
I урын – Ислам Шәфыйков (“Шиһап хәзрәт”)
II урын – Мөхәммәд Бикбаев (“Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хатибы”)
III урын – Илмир Әхмәтҗанов (“Кадер кич”)