Шакирд нашего медресе Рамазан Сабиров удостоен специального приза муфтия Камиля хазрата

Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең III курс шәкерте Рамазан Сабиров аның нәтиҗәләре буенча  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннең махсус бүләгенә лаек булды.

Җөмәдел-әүвәл аеның 3-нче көнендә (18-нче декабрьдә), Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XIII Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Түбән Новгород, Уфа һәм башка шәһәрләрдән егерме дүрт мөселман уку йортыннан студентлар катнашты. Алар кичә көн дәвамында язмача биремнәр эшләде, дөрес һәм матур итеп Коръән укыды һәм телдән сөйләм осталыгын күрсәтеп көч сынашты. Җиңүгә иң лаеклы студентлар РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин кулыннан планшет, айфон, ноутбук, “акыллы сәгать” кебек бүләкләр алды.

Белемнәрне сынау ярышында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрне бүләкләү чарасы Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул барлык гамәлләрне Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә кирәклекне искәртте, аннары катнашучыларга диндә хикмәтле булуның әһәмиятен ассызыклап, нәсыйхәтләрен җиткерде. “Исламны хикмәт белән аңлатырга кирәк. Аллаһ хикмәт биргән кешегә бик күп хәер биргән. Аллаһы Тәгалә белем генә биреп калмыйча, алган белемнәр белән куллану, аны тарату өчен дә мөмкинлекләр бирсә иде. Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агачны хәтерләтә. Спорт уеннарында катнашканда көч сарыф ителә, ә олимпиадага әзерләнеп, укып алган белемнәр киләчәк буыннар өчен хезмәт итәчәк. Аллаһ барыбыздан да разый булсын”, – дип теләкләрен җиткерде ул.

Рәсми чыгыштан соң мөфти хәзрәт үз исеменнән махсус бүләк тапшырды. Әлеге кызыксындыру призына “Гарәп теле” номинациясе буенча IV урын яулаган шәкерт – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең III курс студенты Рамазан Сабиров лаек булды. Ул Арча районы Яңа Кенәр авылыннан, мәдрәсәдә барлык фәннәрне яхшы үзләштерүе һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән аерылып тора. Мөфти кулыннан шәкертнең бүләген аның укытучысы Равил хәзрәт Бикбаев кабул итеп алды. Әлеге ноутбукны җомга намазыннан соң шәкерткә тантаналы шартларда мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт тапшырды. Ул шулай ук  олимпиадада катнашәкан башка шәкертләргә дә  оргкомитет бүләклрен тапшырды. Алга таба шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, әлеге мөһим чараның 13 ел рәттән башкалабызда үтүен билгеләп, кызыксындыру бүләкләрен тапшырып узды.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин “Гарәп теле”, “Дин нигезләре”, “Ислам хокукы”, “Мәдрәсәләрдә ислам хокукы” номинацияләре буенча I, II, III урыннарны яулаучыларны бүләкләде.