Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укулар башланды

Уку елы башланыр алдыннан мәдрәсәдә мөгаллимнәр утырышы булды. Анда мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт уку елына әзерлек, уку-укыту бүлеге мөдире Аяз хәзрәт программада үзгәрешләр, дәресләр җәдвәле турында сөйләде.

Мөхәррәм аеның беренче көннәрендә, бөтен ил буйлап барлык белем бирү учреждениеләре, шул исәптән мөселман уку йортлары да үз ишекләрен ачты. Безнең мәдрәсәдә дә укулар башланды. Быел беренче курска илебезнең төрле төбәкләреннән 12 шәкерт кабул ителде һәм парталар артына утырды.

Беренче булып алар белән мәдрәсәнең остазы Рамил хәзрәт дәрес уздырды. Ул мәдрәсә тәртипләрен аңлатты, шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында лекция укыды. Дәресендә ул Россиядә тыелган оешмаларга, агымнарга тукталды һәм шәкертләрне алардан ерак булырга, тыелган китапларны укымаска һәм аларга иярмәскә чакырды. Ул күп милләт һәм дин вәкилләре гомер кичергән җәмгыятьтә имин, тату яшәүнең мөһимлегенә тукталды.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт шәкертләрдән Коръән укытты, хәер-фатыйха биреп, гыйлем юлында уңышлар теләп дога кылды, беренче көннәр өчен көн тәртибен аңлатты. Шулай ук ул беренче курс шәкертләрен мәдрәсә тарихы белән таныштырды.

Мәдрәсәдә шәкертләрне читтән торып һәм кичке бүлеккә беренче курска кабул итү әле дә дәвам итә. Укырга теләүчеләр Рәсәй Федерациясенең төрле төбәкләреннән, Татарстан район-шәһәрләреннән килә. Мәдрәсәнең төрле бүлекләренә инде 60 тан артык гариза кабул ителгән.