Для слабовидящих

Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташыннан җәймәне төшерү хокукы безнең мәдрәсә шәкертләренә бирелде

Мәдрәсә әһелләре XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында актив катнашты. Мәдрәсә мөгаллимнәре белән берлектә шәкертләр дә форум кысаларында узган төрле чараларда  катнашты

Корылтай Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырылды Имамнар җыены Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән, 5 чит илдән 1100 дин әһелен һәм кунакларны җыйды. Шунысы куанычлы – алар арасында йөздән артык безнең мәдрәсәне тәмамлаган затлар бар иде. Алар мөфти, имам, мөәзин, мөгаллим вазыйфаларын башкаралар һәм халкыбыз мәнәфәгатләрен истә тотып, милли оешмаларда да  тырышып гамәл кылалар.  Җыен кысаларында бүләкләнгән  шәхесләр арасында да мәсәлән, Ульяновск шәһәреннән Рафаэль хәзрәт, Чуваш республикасыннан Рифкатъ хәзрәтләр һәм башкалар бар иде. Форум кысаларында  мәдрәсәбезне тәмамланган дин әһелләре, мәдрәсә остазлары,  хәзерге шәкертләр бик теләп, җылы итеп аралашты. Мәлрәсәбезнең 18 шәкерте форумның һәр көнендә оештыру эшләрендә ярдәм кылдылар. Алар өчен бу җыен тәҗрибә туплау, фикер алышу, шәкерт фасылын матур итеп күрсәтү мәйданчыгына да әверелде.

Беренче көнне Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчет урынында Татарстан мөфтие җитәкчелегендә беренче җомга намазы үткәрелгәннән соң, татар халкы тормышында иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы үткәрелде.  Истәлек ташыннан җәймәне төшерү хокукы яшь буынга – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкертләренә бирелде. Тарихи вакыйгада бу гамәлне үтәү безнең мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы Булат Гафаров, Ислам Шәфыйков, Айнур Шәихов, Идрис Яфизов исемле укучыларга насыйп булды.

Икенче көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Корылтай Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырылды һәм Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән, 5 чит илдән 1100 дин әһелен һәм кунакларны җыйды. Форумның пленар утырышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук мөфтиләр Камил хәзрәт Сәмигуллин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Әлбир хәзрәт Крганов, Нәфигулла хәзрәт Аширов һ.б. катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев алып барды.

 Марат Хөснуллин ил башлыгы В.В.Путинның мөселманнарның җәмгыятьтәге динара тынычлык һәм килешеп яшәүне ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклауга, илебездәге өстенлекле юнәлешләрне яклап чыгуга лаеклы өлешен кертүен билгеләп үтүен әйтте. Рөстәм Миңнеханов исә Корылтайда катнашучыларны бердәм булырга: телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне бергә-бергә сакларга чакырды һәм 1100 еллыкны уздыруга ярдәмнәре өчен Россия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Алга таба сүз мөфтиләргә бирелде. Татар өммәтенә мөрәҗәгатьләр белән Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов чыгыш ясады. Танылган дин әһелләренең сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йомгаклады. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе исә Россиянең бөтен җәмәгатьчелегенә – мөселманнарга да, башка дин вәкилләренә дә, динне тотмаучыларга - 1100 еллыгының  әһәмиятенә төшенү мөһимлеген ассызыклады һәм әлеге тарихи датаның тирән мәгънәләре турында сөйләде.

21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды. 922 елда булган бу тарихи вакыйганың бөек юбилеена әзерлек берничә ел элек башланып төрле чаралар һәм башлангычлар рәвешендә билгеләнеп килде, кичә исә аның борынгы Болгар шәһәрендә күптән көтеп алынган кульминацион тантанасы булып узды. Анда мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре дә катнашты.

Тантанада Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Анатолий Вылегжанин, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Ольга Ярилова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы “Милли Шура”сы рәисе Васил Шәйхеразыев катнашты. Мөфтиләрдән әлеге вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һ.б. күренекле дин эшлеклеләре катнашты. Моннан тыш, әлеге чарага 76 чит дәүләттән килгән делегацияләр дә кушылды. Халык санына килгәндә, бүген Болгардагы төп бәйрәм чарасына 20 меңнән артык кеше килде.

Тантана Истәлек билгесе алдындагы мәйданда театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Ул Идел буе Болгар дәүләтенә ислам дине килүне һәм Әхмәд ибне Фадлан юлын чагылдырды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Казан» бию ансамбленең нәфис чыгышларыннан соң сәхнәгә кунаклар чыкты һәм рәсми өлештә котлау сүзләре яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 1100 ел – Татарстан Республикасы өчен дә, Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Татарстан Президенты Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинне аерып аңа олы рәхмәтен җиткерде, чөнки хәзрәт, ул беренчеләрдән булып Болгарның изге җирендә ел саен үткәрелә торган Мөселманнар җыеннары идеясен үстерә башлады. Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә һәм «Яңарыш» фондына Ислам изге урыннарын торгызу буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Болар барысы да Татарстан, Россия мөселманнарына, кунакларга 1100 ел элек дәүләт дәрәҗәсендә ата-бабаларыбызның Ислам динен кабул итүен күрергә мөмкинлек бирде. Мин һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең бүген безнең белән булуыгыз безнең өчен зур шатлык”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов халыкка.

Аннары җыелган дин кардәшләргә Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан котлау телеграммаларын укыдылар.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бөтен дөнья экспертлары Болгарның иң төньяк территорияләрдә Ислам динен ирекле кабул итү урыны булуын таныды. «Бу – безнең уртак уңышыбыз, уртак эшебезнең лаеклы нәтиҗәсе. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Борынгы Болгар шәһәрен торгызу безнең тарихи мирасыбызны саклаган халык булуын күрсәтте», – дип ассызыклады Дәүләт Киңәшчесе.

Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россия баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кунакларны 1100 еллык юбилей белән котлады.

Россиянең Баш мөфтие Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзенең  чыгышында без Болгарны, татар халкын таныту эшчәнлеге турында сөйләп узды, Изге Болгар җыенын үткәрү тарихын бәян кылды. “Кешеләргә рәхмәтле булмаган Аллаһка да рәхмәтле була алмас” – дип ассызыклады. Ул 1989 елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын һиҗри тәкъвим буенча ай дәвамында меңләгән халыклар белән үткәрүен искә төшерде.

Камил хәзрәт барлык җитәкчеләргә, җыелган мөфтиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Аллаһка шөкер, 1989 елда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын һиҗри тәкъвим буенча үткәргән иде. Әлеге вакыйгадан соң динебезнең яңа үсеше башланды. Бүген әлеге датаның җитәкчеләр, тарихчылар тарафыннан милади календарьга таянып үткәрелүе нәрсә турында сөйли? Христианлык Рәсәйгә рәсми рәвештә 988 елда гына керә. Без Ислам динен 922 елда ук рәсми төстә кабул иткәч, Рәсәй җирлегенә беренче дин булып Ислам дине кергән булып чыга. Шуның өчен бу дата, безнең өчен, барыбыз өчен бик мөһим. Әлеге бәйрәмгә килүчеләрдән Аллаһ разый булсын!” – дип мөрәҗәгать итте һәм барлык җыелучыларны тарихи Җәмигъ мәчете хәрәбәләрендә өйлә намазы укырга чакырды. Олы кунаклар халык белән бергә баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп намаз укыды.

1100-еллыкны бәйрәм итү чарасы көрәш буенча дөнья Кубогына ярышлар, концерт программасы белән дәвам итте – җыелган халык алдында “Илаһи моң” рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы лауреатлары һәм республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары, танылган рухи музыка башкаручылар чыгыш ясады. Моннан тыш, Изге Болгар җыены үткән тарихи тыюлык мәйданчыгында Татарстан мөфтияте күргәзмә оештырды: анда “Хозур” нәшрият йорты, “Хәләл” стандарты буенча Комитет, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы, “Вакыф” фонды һәм Татарстан мөселман дини уку йортлары эшчәнлекләре чагылды. Анда безнең мәдрәсә турында да мәгълүмат урнаштырылган иде.

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чаралары бөтен Россия Федерациясе буенча дәвам итә.