Для слабовидящих

Мәдрәсә шәкертләре хезмәт тәрбиясе дәресләре ала

Безнең мәчет һәм мәдрәсә элек-электән алма, яшелчә бакчасы белән дан тоткан.

Хәзер дә мәдрәсә ишегалды, бакчасы елдан-ел үзенең умарталары, матур агачларга, чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, алма бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора. Бер җир дә буш тормый – бакча булмаган җирдә күпъеллык үлән чәчелгән. Һәр шәкертнең үзенә бүлеп бирелгән мәйданчыгы бар. Алар анда кыяр, помидор, суган, укроп, сарымсак, кабак, борыч, чәчәкләр үстерәләр. 

Аларны яшел­чә, җиләк-җи­меш, агачлар, чәчәк­ләр утыртырга, үлән чәчергә, умарталар карарга, югары аграр белеме булган мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, бу өлкәдә зур тәҗрибәлегалим зат, югары вазыйфалар башкаручы, безнең мәдрәсәне тәмамлап чыккан Харис хаҗи Камалиев, мөгаллим Тимур хәзрәт Ибраһимов, танылган умарта остасы Хәлил хаҗи, мәхәлләнең хуҗалык эшләре белән идарә итүче Азат хәзрәт өйрәтә. Яшьләргә хезмәт тәр­бия­се бирү тиешле, иҗтимагый хезмәт­тән беркайчан да баш тартырга ярамый, диеп саный мәдрәсә остазлары. Шәкертләр яшьтән үк муллыкны, бәрәкәтне, бөтенлекне, матурлыкны аңларга һәм шушы бөтенлекне үз куллары белән хезмәт куеп булдырырга өйрәнәләр. Мәдрәсә бакчасы исә табигатькә гашыйк, бакчачы, умартачы хезмәтен ихтирам итүче, чын җир кешесен тәрбияләргә ярдәм итә.

Шәкертләр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк икәнен аңлыйлар. Мәдрәсә кишәрлегендә эшнең бер максаты уңыш алу булса, ә иң мөһиме - шәкертләребезгә хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән шәкертләребез, мәдрәсәне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш, авылда хуҗалык алып бару, мәхәллә тоту авырлыклары алдында югалып калмаслар.

Мәдрәсә бакчасы - менә дигән тәҗрибә җыю урыны ул. Монда укучылар умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, бердәм эшләргә өйрәнәләр. Елдан-ел үсемлекләрнең утырту урынын алыштырып торалар, көздән бакчаны, умарталарны кышка әзерләп куялар.

Кыш көннәре бакча эшләре тынып тора. Алар урынына шәкертләр бүтән хуҗалык эшләрен башкара. Быел, мәсәлән, кар күп яву сәбәпле мәдрәсә кишәрлеген кардан чистарту эшләре күп булды. Укулар беткәч шәкертләр бердәм чыгып кар көрәделәр.

Яз җиткәч бакчага орлык чәчү, рассада утырту эшләре башкарыла. Бүген дә шәкертләр бердәм чыгып җир казыдылар, тырмаладылар. Бакчаны чүп-чардан чистарттылар, агач төпләрен йомшарттылар, су сиптеләр.

Берничә көннән алар Харис хаҗи җитәкчелегендә бакчада яшелчә утырту эшләрен башкарачаклар.