Для слабовидящих

Рамазан гаете көнендә остазларны һәм мөселман дин әһелләрен искә алдык

Бу олуг  чара мәдрәсә әһелләре тарафыннан 1998 елдан бирле үткәрелә

Бүген мөселманнар бөек бәйрәм Гыйд әл-фитр – Рамазан гаете бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән бәйрәм чаралары барды.

Республикабыз мөселманнары бүген мәчетләргә гаете намазын укырга ашыктылар.  Ал мәчеткә җыелган җәмәгать арасында күренекле татар зыялылары, мәхәллә халкы, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре бар иде. Иртәнге намаздан соң мәдрәсә шәкерте Ибраһим, мәчетнең имамы Хәйдәр хәзрәт тарафыннан Коръән аятьләре укылды.

Ильяс хәзрәт җыелган җәмәгатне сәләмләп Рамазан гаете белән тәбрик итте, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, мөфти Камил хәзрәт, дәүләт эшлеклеләре, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең котлауларын җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы, гаиләләргә иминлек, бәхет-сәгадәтъ теләде. Ул, Рамазан ае безне тормышның һәм яшәешнең кадерен белергә өйрәтте, күңелләрне сафландырды, кешеләрдәге югары рухи сыйфатларны ачты дип җыелган җәмәгатне вәгазләде.  Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә һәр барчаларыбызның тоткан  уразаларын, укыган намазларын, үткәргән ифтарларын, кылган догаларын, биргән сәдакаларын кабуллардан кылса иде дә, Үзе  вәгъдә кылган исәпсез-хисапсыз әҗерләргә ирешүләребезне насыйп кылса иде, Рамазан ае бәрәкәтләре һәр йортыбызга, һәрберебезгә ныклы иман, саулык-саләмәтлек, шатлык, муллык, иминлек һәм бәхет алып килсен иде дип теләкләр теләде. Ул җыелган халыкка Рамазан-шәриф аеның 1-нче көненнән алып көн саен Ал мәчеттә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу баруы турында бәян итте. Җүзләрне мәдрәсә шәкертләре башкарды. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнеп багышланды.

Аннан соң мәчетебезнең имамы Хәйдәр хәзрәт бәйрәм вәгазендә Рамазан бәйрәменең мәгънәсен, Ислам дине кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен җиткерде. Хәйдәр хәзрәт үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия һәм динебезнең башка кыйммәтләре хакында сөйләде. Ул соңгы вакытта халкыбыз, дин кардәшләребез җилкәсенә төшкән сынаулар турында әйтеп узды. Хәзрәт хәрамнардан тыелып, Аллаһыдан куркып, бары Аның рәхмәтенә һәм мәгъфирәтенә гына өмет баглап яшәргә чакырды.

Бәйрәм вәгазен тыңлагач мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр, Гает намазыннан соң мәдрәсәбезнең иң олы остазы Рәхимулла хәзрәт Яруллин дога кылды.

Бәйрәи намазыннан соң Ильяс хәзрәт мөселманнарны матур табын артына бәйрәм чәе һәм Корбан шулпасы белән сыйланырга чыкырды. Ул шулай ук җәмәгатне остазлар, зыялылар каберләрен бергәләп зиярәт итергә чакырды

Гает көнне зиратка барып, мәрхүм булган кардәшләребезне дога кылып искә алу – күркәм гадәт. Бүген шул уңайдан елдагыча Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында үтүче Остазларны искә алу көне дә күпләгән мөселман дин эшлеклеләрен, татар зыялыларын җыеп китерде.

Дога кылу мәрасименә килүчеләрне әлеге чараны 1998 елдан бирле оештырып килүче, искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Аның белән беррәттән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре дә килде – алар ел дәвамында каберләрне, чардуганнарны карап, чистартып, төзекләндереп торалар. Әйтергә кирәк, мөселман дин әһелләре, Татарстан мөфтияте хезмәткәрләре дә Рамазан аенда шәкертләр белән бергә Казанның Яңа бистә зиратында язгы җыештыру-чистарту өмәсендә катнашырга өлгерде.

Быел Ураза бәйрәме көненә туры килгән искә алу чарасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән беррәттән, татар милләтенә яхшы таныш булган шәхесләрне – Искәндәр Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Харис Камалиев, Фәрит Мифтахов, Ильяс Халиков,  Фуат Рәфыйков һ.б. күрергә мөмкин иде. Зыялылар аллеялар буйлап узганда фидакарь шәхесләрнең исемнәрен хәтердә яңартырга ярдәм итте, кайбер матур истәлекләрне сөйләп узды.

Быел Остазларны искә алу чарасы танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк кабереннән башланды һәм күренекле дин эшлеклесе, Татарстанның беренче баш казые Габделхак Саматов белән тәмамланды. Очрашуда катнашучылар шулай ук Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани, Әдмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам хәзрәт Хәмиди, Әхмәдһади хәзрәт Максуди, Салихҗан хәзрәт Галиев, Мөхәммәдҗан Галиев, Галимҗан хәзрәт Баруди, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Габдулла Тукай, Туфан ага Миңнуллин, Миркасыйм ага Госманов, Илһам ага Шакиров һ.б. кабере янына туктап, догалар кылдылар. Шиһабетдин Мәрҗани кабере янына җиткәч, шәкертләр “Шиһаб хәзрәт”, Габдулла Тукай кабере янында “Васыятем” шигырен сөйләделәр.

Мәдрәсәгә кайткач Коръән ашы, әрвахлар рухына багышлау үткәрелде. Остазларны искә алу чарасына кадәр мәдрәсә остазы Рәхимулла хәзрәт Яруллин Коръән хәтем кылды. Мәҗлестә татар зыялылары,  2012 елның 2 май көнне, бакыйлыкка күчкән Туфан ага Миңнуллин турында матур хатирәләр белән уртаклаштылар, аның турында чыккан китапны тәкъдим итеп мәдрәсә китапханәсенә тапшырдылао.

Шәкертләр катнашында уза торган Остазлар көне мәрхүмнәрне дога белән искә алу, онытмау, шәхесләр турында бай мәгълүматны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә. Булачак имамнар, әлеге тәҗрибәне мәхәлләләренә кайтып эшкә урнашкан үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр.